Төрле үләннәрдән ясалган мунча себеркесе: һәр сулышта табигатьнең хуш исе
Традицион каен һәм имән себеркеләре — классика, әмма бүген күпләр төрле үләннәрдән ясалган себеркеләрне дә сайлый. Мондый себерке — ул гади генә үсемлек бәйләме түгел, ә файда һәм хуш исләрдән торган табигый «коктейль».
Төрле үләнле себеркегә керүче үсемлекләр ел фасылына һәм җыелган урынга карап үзгәрә. Иң еш кулланыла торганнары:
– мәтрүшкә — тынычландыра, сулыш юлларына уңай тәэсир итә;
– бөтнек — сергетә, тонус бирә;
– әрем — һаваны чистарта, үзенчәлекле әчкелтем ис бирә;
– сары мәтрүшкә (зверобой) — ялкынсынуга каршы тәэсир итә;
– ромашка — тирене йомшарта, тынычландыра;
– мелисса — киеренкелекне киметә, җиңеллек хисе тудыра;
– донник — сәламәтләндерү тәэсирен көчәйтә.
Мондый себеркенең файдасы күпкырлы. Ул пар бүлмәсен хуш исле үлән исе белән тутыра, сулыш алуы җиңеләя. Шулай ук антисептик йогынты ясый, тәнне һәм нерв системасын ял иттерә, тирегә һәм сулыш юлларына уңай тәэсир итә. Иң мөһиме — табигать белән бердәмлек хисе тудыра.
Үләннәрне дөрес итеп җыю һәм әзерләү дә мөһим. Аларны юллардан һәм сәнәгать зоналарыннан ерак, чиста урыннарда җыярга кирәк. Иң кулай вакыт — чык кипкәннән соң иртәнге сәгатьләр, чөнки бу вакытта үсемлекләрдә эфир майлары күбрәк була. Үләннәрне артык кысып бәйләмәскә, киптерү өчен һава иркен йөрерлек итеп куярга кирәк. Себеркеләрне күләгәле, җилләтелә торган урында башын аска каратып элеп киптерәләр. Әзер себеркеләрне коры урында саклау хәерле.
Кулланыр алдыннан себеркене 10–15 минут җылы суда тоталар. Көчлерәк хуш ис алу өчен аны бераз гына кайнар суга да төшереп алырга мөмкин. Аннары гадәти себерке кебек үк кулланыла: тәнне җиңелчә сыйпау, пар тарату өчен.
Кайбер мөһим кагыйдәләрне дә истә тотарга кирәк: кулланыла торган үләннәргә аллергия булмавын тикшерү зарур; пычранган урыннарда җыелган үсемлекләрне кулланырга ярамый; әгәр кайсы да булса үлән исе артык кискен тоелса, аның өлешен киметергә мөмкин.
Үзегезнең кабатланмас үлән «букетыгызны» ясап карагыз. Шул чакта һәр мунча керүе сәламәтлек өчен генә түгел, ә күңел өчен дә рәхәт һәм онытылмас булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев