Актаныш

Актаныш районы

16+
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Адай авылында гомер бәйрәме: Фәнзур Флүн улы Флүновка — 90 яшь

Актаныш районының Адай авылында яшәүче хөрмәтле ветеран, тынгысыз хезмәт кешесе Фәнзур Флүн улы Флүнов үзенең күркәм юбилеен — 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Олуг юбилярны әлеге истәлекле көн белән котларга район җитәкчелеге вәкилләре дә килде. Район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова Фәнзур абыйга иң изге теләкләрен җиткерде, аңа Россия Президенты исеменнән котлау хатын, шулай ук район башлыгының тәбрикнамәсен һәм күчтәнәчләрен тапшырды.

Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин да юбилярны ихлас күңелдән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы теләде.

Фәнзур абый — гомер буе тырыш хезмәте белән авылдашларының ихтирамын яулаган кеше. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив тормыш рәвеше алып бара. Үз хуҗалыгында сарыклар асрый, көндәлек мәшәкатьләр белән яши, хезмәттән ямь таба.

Аның кебек кешеләр — авылның терәге, буыннар чылбырын саклаучы, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашучы аксакаллар. Фәнзур Флүн улының гомер юлы — яшь буын өчен дә матур үрнәк.

Олуг юбилее белән котлап, без дә Фәнзур абыйга ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм якыннары янәшәсендә бәхетле, имин тормыш телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев