Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Кешеләр күтәрде Ватанны, Кешене күтәрде Ватаным!

Батырлык дәресе: «Бүләк» лагеренда ял итүчеләр легендар очучы Муса Гәрәев музеенда кунакта

Бүген «Бүләк» лагеренда ял итүче яшьләребез Башкортостанның Илеш районына юл тотып, күренекле шәхес — Муса Гәрәев музеенда кунакта булдылар.

Муса Гайсә улы Гәрәев — батырлык һәм фидакарьлек символы. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган милләттәшебез Бөек Ватан сугышы елларында туган җиребезне саклап, тиңдәшсез каһарманлык күрсәткән.

Музейга сәяхәт балалар өчен геройның тормыш юлы турында кызыклы фактлар белү мөмкинлеге генә түгел, ә бабаларыбызның батырлыгын истә тотуның мөһим икәнен аңлату чарасы да булды.

Бүгенге тыныч тормышның нинди бәя белән яулап алынуын аңлау үсеп килүче буында җаваплылык хисе һәм үз илең өчен горурлык тәрбияли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев