Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
“ҺӨНӘРИ ДЕБЮТ – 2023”: УКУЧЫЛАР БУЛАЧАК ПРОФЕССИЯЛӘРЕН САЙЛЫЙ
Актаныш районының урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләре, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия укучылары арасында “Профдебют” районкүләм конкурсы 6нче ел рәттән гамәлләштерелә.
-
Гимназия укучылары - олимпиада призёрлары!
Физика фәне буенча «Олимпка юл» республика укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы булып узды. 1
-
Матур уңышларың дәвамлы булсын, Самир!
Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты җибәргән сөенечле хәбәрне сезгә җиткерәбез.
-
Печән җыйгыч та, кер киптергеч тә, бәрәнге утырткыч та биредә!
Балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр кулибиннары” республика күләмендәге олимпиаданың район этабы ел саен Актаныш районында шаулап-гөрләп үткәрелә. Елдан-ел балаларның үзаңлылык дәрәҗәләре югарырак, техник иҗат эшләмәләренең дә сыйфаты арта.
-
МӘКТӘПЛӘРДӘН ХӘБӘРЛӘР: Нинди яңалыклар бар?
А.М. Терентьев исемендәге XXVIII Иделбуе фәнни-экологик конференциясендә Киров мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Шакирова Мәликә «Промышленная и химическая экология» номинациясендә, 10 сыйныф укучысы Ибраһимова Инзилә «Агроэкология» номинациясендә призёр булдылар!
-
«Җәлил укулары»нда Актанышның 1нче санлы мәктәбе казанышлары нинди?
Бу хакта сез әлеге язмадан хәбәрдар булырсыз. Аны безгә бу уку йорты педагогы Ирина Фәтхелова юллаган.
-
Олимпиада көндәлегеннән: Актаныш районының 9 укучысы рус теленнән призер булды
Рус теле фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында 9 укучыбыз призер булды.
-
«Ромашка» балалар бакчасында цифрлаштыруга багышланган регионара киңәшмә узды
15 нче февральдә «Ромашка» балалар бакчасында «Билингваль белем бирү эшчәнлегендә цифрлаштыруны куллану» темасына семинар узды.
-
Такталачык мәктәбе укучысы English Art Festival зона конкурс-фестивалендә бүләкләнде
Минзәлә муниципаль районының мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган English Art Festival зональ конкурс-фестиваленең сайлап алу турын үтеп, Гала-концертка Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 9 нчы сыйныф укучысы Шагалиева Зилия чакыру алды.
-
Актаныш укытучылары «Педагог һәм остаз елы»н ачу тантанасында катнашты
Бүген КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында «Педагог һәм остаз елы»н ачу тантанасы үткәрелде.
-
Такталачык укучысы кече ватаны тарихы белән таныштырып республика бәйгесендә 2 урын яулады
Яшел Үзән муниципаль районында унынчы тапкыр үткәрелүче » Край родной навек любимый, где найдешь еще такой!» республикакүләм фәнни- тикшеренү, иҗади, проект эшләре бәйгесендә Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче класс укучысы Мөхәммәтшина Диана «Кече ватаным тарихы» номинациясендә 2 нче урынга лаек булды.
-
ОЛИМПИАДА КӨНДӘЛЕГЕ: Татар теленнән 2 җиңүче, 28 призер укучыбызны уңышлары белән котлыйбыз
Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында Актаныш районы укучыларының нәтиҗәләре барыбызның да күңелен сөендерә. Актаныш районы командасыннан 2 җиңүче, 28 призер булды.
-
Олимпиада көндәлегеннән: Укучыбыз физик культурадан республика призеры
Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәкара этабында физик культура фәненнән Актаныш 2 санлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Заһир Рәшитов уңышлы чыгыш ясады.
-
Олимпиада көндәлегеннән: Геология фәненнән алты укучыбыз призер
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында геология фәненнән Актаныш 1 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Әхмәдишин Раяз, Кәшбразыев Ленар, 11 сыйныф укучысы Хәйретдинова Гөлназ (укытучылары Галиева Зилә Әхәт кызы), гуманитар гимназияның 9 сыйныф укучылары Солтанов Самат, Чекалин Гадел, 10 сыйныф укучысы Хуҗин Вильдан (укытучылары Фәйзуллин Рөстәм Уел улы) призер булдылар.
-
Олимпиада көндәлегеннән: Рус теле фаненнан биш укучыбыз призер
Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында рус әдәбияты фәненнән Актаныш 2 санлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галиева Сөмбел (укытучысы Хәнипова Ләйсән Илгиз кызы), 10 сыйныф укучысы Шәкүрова Камилә (укытучысы Белоусова Мәүлидә Идрис кызы), гуманитар гимназиянең 9 сыйныф укучысы Шәемова Гөльяр (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаил кызы), 10 сыйныф укучысы Гыйльметдинова Миләүшә (укытучысы Нурыева Ирина Альбин кызы), 11 сыйныф укучысы Таһирова Эльвина (укытучысы Гыйльфанова Изалия Изаил кызы) призер булдылар!