Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

«Киләчәккә адым» техник иҗат фестивалендә: Йөзләгән укучыбыз районыбызның иң зур сәхнәсендә хөрмәтләнде (фоторепортаж)

Бүген Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда «Киләчәккә адым» балалар техник иҗат фестивале җиңүчеләрен хөрмәтләделәр.

"Киләчәккә адым" балалар техник иҗат фестивале проект, тикшеренү, конструкторлык һәм уйлап табу эшчәнлеген популярлаштыру юлы белән укучыларның иҗади активлыгын артыруга һәм фән, инновацияләр, техника белән кызыксынган, белемгә омтылган һәм яңа фәнни ачышлардан хәбәрдар булырга теләгән үсмерләрнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Быелгы фестиваль үз эченә «21 гасыр кулибиннары» Бөтенрәсәй яшь уйлап табучылар олимпиадасының район этабын, «Иң гади автомодель ярышлары», «Балта эше» һәм «Тегү эше» компетенцияләре буенча «Мин-оста!» район бәйгеләрен үз эченә алды. Бүгенге тантаналы чарада әлеге бәйгеләрдә зур тырышлык куеп уңышка ирешкән, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән укучыларыбыз һәм мөгаллимнәребез хөрмәтләнде. Җиңүчеләргә дипломнар, статуэткалар һәм бүләкләрне районыбыз җитәкчеләре- Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова һәм Актаныш технология техникумы җитәкчесе Ландыш Шәмсунова.

- Кулибиннар, Ломоносовлар, Ползуновлар да барысы да безнең балалар кебек җирдән, авыллардан чыккан кешеләр. Талантлы бала- иң авыр мәсьәләнең дә иң гади чишелешен таба белә. Балалар бакчасыннан алып мәктәп, бүген- иртәгә яңа тормышка аяк басучы техникум укучыларына кадәр  фестивальгә үзләре уйлап тапкан эшләрне тәкъдим иткәннәр.

Фестиваль җиңүчеләре арасында әтиләре махсус хәрби операциядә булган балалар да бар иде. Бүген  махсус хәрби операциядәге райондашларыбызның исән-сау булып туган ягыбызга әйләнеп кайтуын телибез.

Ә сезгә укучылар һәм аларның талантларын ачкан остазларга хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Киләчәктә җиңүчеләрнең эшләреннән күргәзмәләр оештырыйк, балаларыбызның иҗатын бар халыкка танытыйк!- диде  районыбыз башлыгы Ленар Зарипов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев