Фән һәм техника өлкәсендә кече предприятиеләрне үстерү фонды тарафыннан, кечкенә шәһәрләр һәм авыл мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен оештырылган «АгроНТРИ -2024» Бөтенрәсәй конкурсының регионара этабының Агровет юнәлеше буенча нәтиҗәләре билгеле.
Актанышның беренче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Миргалимов Ленар–АгроВЕТ (җитәкчесе Валиева Алсу Риф кызы) юнәлешендә җиңүче булды. Ленарны, Алсу Рифовнаны, мәктәп директоры Альберт Мирхатовичны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Нет комментариев