Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф яңалыклары

Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы «Тату сыйныф серләре» финалында чыгыш ясый

Бүген Лаеш районында «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетларының республика конкурсы уза. Конкурсның суперфиналында Актаныш районыннан Актанышның икенче санлы мәктәбе командасы да чыгыш ясый.

«Тату сыйныф серләре» бәйгесе  ата-аналар комитетларына ярдәм итү, балаларны тәрбияләү культурасын традицион гаилә кыйммәтләре нигезендә саклауга, ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.

Гаилә кеше тормышында, бигрәк тә бала тормышында һәм шәхес булып формалашуында аерым әһәмияткә ия. Гаилә безгә авыр минутларда көч бирә һәм үз-үзебезгә ышанырга ярдәм итә. Күп балалы гаиләдә өлкәннәр кечеләрне тәрбияли. Күп балалы гаилә- Россиянең киләчәгенең нигезе, илебез, милләтебез, халкыбызның меңьеллыкларга сузылган тарихыбызның дәвамы.

Дәүләт дәрәҗәсендә гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар күп\. Әгәр дә дәүләт тарафыннан игътибар һәм ярдәм сизелсә, киләчәккә ышаныч та уяна.

Укучы + укытучы + ата-ана= команда. Бу команда күп нәрсә эшләргә һәм ирешә алмаганны да эшләргә сәләтле. Районыбызның шундый көчле командасы бүген Актаныш данын республика дәрәҗәсендә яклый. Райондашларыбызга зур уңышлар телибез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев