Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең тәкъдим ителгән вакытлары билгеле.
2024 елда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 24 яки 25 майда, чыгарылыш кичәләре 28 яки 29 июньдә узарга мөмкин, дип хәбәр итте Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов.
-
“Остазлык аша яшь педагогларның осталыгын камилләштерү”
16 февраль көнне Актаныш муниципаль районында “Остазлык аша яшь педагогларның осталыгын камилләштерү” темасына яшь педагогларның район семинары үтте.
-
Лаеклы ялдагы бер төркем укытучылар “Мактаулы остаз” мактау билгесенә лаек булды
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова яшь педагогларга һөнәри яктан ярдәм итүдәге шәхси казанышлары өчен бер төркем лаеклы ялдагы укытучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының “Мактаулы остаз” мактау билгесен тапшырды.
-
Такталачык мәктәбендә Гаилә елына старт бирделәр
«9 нчы февраль көнне мәктәбебездә Гаилә елына рәсми рәвештә старт бирелде», дип язалар безгә Такталачык төп белем бирү мәктәбеннән.
-
Олимпиадалардан җиңү белән!
Рус әдәбияты фәненнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында районыбызның ун укучысы призер булды. Афәрин, укучыларны, аларның остазларын уңышлары белән котлыйбыз!
-
Фәнис Яруллин исемендәге республика конференциясендә Байсар һәм Чуракай мәктәбә укучылары һәм аларның остазы призерлар һәм җиңүче булды
9 февраль көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы халык шагыйре Фәнис Яруллин исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе узды.
-
Ел тәрбиячесе-2024: «Алтынчәч» балалар бакчасында республикакүләм һөнәри бәйгенең зона этабы уза
Бүген Актанышның 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында республикакүләм «Ел тәрбиячесе-2024» бәйгесенең зона этабы уза.
-
Татар теле олимпиадасыннан укучыларыбыз зур җиңүләр белән кайтты
Татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында Гуманитар гимназия-интернатның 9 класс укучысы Шакирова Лиана җиңүче исемен яулады.
-
Райондашыбызга Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде
Ярты гасырлык педагогик хезмәт юлына ия мөгаллим, остаз Дилшат Сәгыйть улы Мөхәммәдиевкә Татарстан Республикасының Халык укытучысы исеме бирелде.
-
Район мәгариф хезмәткәрләре Педагог һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты
Район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендәге мәгариф хезмәткәрләре делегациясе Татарстан Республикасында педагог һәм остаз елын ябу тантанасында катнашты.
-
«Тату сыйныф серләре» җиңүчеләрен февраль башында бүләкләячәкләр
Узган атнада районыбызда шаулап-гөрләп «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының муниципаль этабы үтеп китте. Такталачык һәм Иске Сәфәр мәдәният йортларында һәм Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараенда иң-иң коллективлар ачыкланды. Әлеге бәйгедә 23 мәгариф оешмасының ата-аналар комитеты катнашты.
-
Быелгы «Тату сыйныф серләре» конкурсында патриотик темага зур урын бирелә
Бүген районыбызның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда «Тату сыйныф серләре» конкурсының финал өлеше уза.
-
«Тату сыйныф серләре»ндә кайсы мәктәп җиңәр?
Бүген Такталачык мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район туры уза. Такталачык зонасына караган мәктәпләрнең ата-аналар комитеты командалары жюри каршында үзләренең бердәм, белемле, тәрбияле һәм көчле икәнлекләрен күрсәтә.
-
БДИ үткәрү даталары билгеле
20 июньнән 1 июльгә кадәр расписаниедә барлык фәннәр буенча БДИ үткәрү өчен резерв көннәр каралган.
-
Бүген алдынгы укучыларыбызны район башлыгының Чыршы бәйрәмендә хөрмәтләделәр
Район башлыгының Чыршы бәйрәмендә укуда, спортта, мәдәнияттә зур уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтләделәр.