Мәгариф яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Алтынчәч” тә “Яшь мастер” чемпионаты
12 нче март көнне “Алтынчәч” балалар бакчасы нәниләре “Яшь мастер” Төбәкара чемпионатының Республика этабында катнашып, “Программалаштыру”, «Ресторан сервисы», «Маляр-декоратор», “3-D дизайн” компетенцияләрендә көч сынашкан иде.
-
9 класс укучылары көч сынаша: Актаныш технология техникумында янәдән «Һөнәри дебют»
Бүген Актаныш технология техникумында матур традициягә әверелгән бәйгеләрнең берсе - «Һөнәри дебют» старт алды. Инде ничәнче ел рәттән әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш класс егет-кызлары теләп катнаша.
-
Туган тел аша функциональ грамоталылыкны формалаштыру- Такталачыкта татар теле укытучыларының район семинары узды
12 март көнне Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Белем бирүнең яңартылган ФДББС шартларында туган тел аша функциональ грамоталылыкны формалаштыру ” темасына татар теле укытучыларының район семинары үткәрелде.
-
Технология фәнен укытканда заманча белем бирү технологияләре куллану: Теләкәй мәктәбендә районыбызның технология укытучылары киңәште
Теләкәй мәктәбендә 6 март көнне районыбызның технология укытучылары катнашында «Технология фәнен укытканда заманча белем бирү технологияләре куллану» темасына семинар-киңәшмә узды. Семинар эше кунаклар килү белән сату-алу күргәзмәсе белән башланып китте.
-
Меңнәр укучылары “Кызыл ромашка” II республика бәйгесендә төрле дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды
Февраль аенда татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышлап оештырылган “Кызыл ромашка” II республика бәйгесендә Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашып, Сахаутдинова Азалия “Нәфис сүз” номинациясендә 1 нче дәрәҗә, Гыйлмуллина Чулпан «Рәсем” номинациясендә II дәрәҗә, Гайнанова Мәрьям “ Рәсем” номинациясендә III дәрәҗә Дипломга ия булдылар.
-
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укытучысы «Хезмәт кешесен данлыйбыз!» конкурсында лауреат булды
«Хезмәт кешесен данлыйбыз!» һөнәри юнәлешле авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсында катнашып, гуманитар гимназия-интернатның башлангыч сыйныф укытучысы Айгөл Данис кызы Зиннурова “Цифрлы киләчәк һөнәрләре” номинациясендә лауреат булды.
-
Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә «Каенкай» бакчасы 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесен кунакка дәште
1 мартта Бөтендөнья гражданнар оборонасы көне билгеләп үтелә.
-
«Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының республикакүләм җиңүчеләрен Кара диңгез буена ял юлламасы көтә
Бүген Актанышта республикакүләм «Тату сыйныф серләре-2024» конкурсының зоналардагы этаплары йомгакланды. Унынчы бәйге безнең Актаныш районында узды. Актаныш, Мөслим, Сарман, Тукай, Минзәлә районнарыннан килгән ата-аналар комитетлары командалары өч этапта үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып бәйгедә талантларын күрсәтте.
-
9 сыйныф егетләре район хәрби комиссары Кубогы өчен көч сынашты
Бүген «Батыр» спорт сараенда гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 сыйныф егетләре район хәрби комиссары Кубогы өченкөч сынашты
-
География укытучылары Чуракай авылы мәктәбендә җыелып киңәшләште
Бүген Чуракай төп гомуми белем бирү мәктәбендә «География дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү юллары» темасы астында районара семинар үтте.
-
Яңа Әлем балалар бакчасында Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, ярату, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү максатыннан чара узды.
Буген бакчабыз балалары белән балаларда әтиләр, дәү әтиләргә, абыйларга, Ватанга, Ватанны саклаучыларга карата хөрмәт, ярату, алар белән горурлану хисләре тәрбияләү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан педагогларыбыз Илүзә Флүс кызы, Ландыш Мөхәррәм кызы, Айзәрә Фәнис кызы әзерләгән»Без әти белән көчле» темасы астында ярыш-кичә оештырылды.
-
«ТӘҮЛЕККӘ 350 000 ТОННА СӨТ ҖИТЕШТЕРЕЛӘ, ЗАМАНЧА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР БИРЕДӘ»: ТЕХНИКУМЛЫЛАР - АКТАНЫШ СӨТ КОМБИНАТЫНДА
Бу көннәрдә Актаныш технология техникумының чыгарылыш курс егет-кызларына Киров авылында урнашкан сөт комбинатының җитештерү эшчәнлеге белән танышу оештырылды.
-
Балалар иҗат үзәгендә «Солдатта булган диләр” квест уены узды.
Тәрбия буенча директор киңәшчеләре балаларга “Солдат киемен тиз арада киенү”, “Автомат сүтеп җыю”, “Баш мие һөҗүме”, “Иң төз атучы”, “Газ атакасы” кебек ярышлар оештырдылар.
-
«Балачак ул - үзе матур җыр! »
2024 нче ел - Гаилә елы кысаларында, Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары, балалар бакчасы нәниләре катнашында чара узды.
-
Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең тәкъдим ителгән вакытлары билгеле.
2024 елда мәктәпләрдә соңгы кыңгырау 24 яки 25 майда, чыгарылыш кичәләре 28 яки 29 июньдә узарга мөмкин, дип хәбәр итте Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов.