Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Пар балдаклар

Алтын туй гүзәллеге

Актаныш авылында яшәүче Минһаҗев Рифгат Харис улы белән Фәһия Фәтхелбаян кызы үзләренең алтын туй бәйрәмен билгеләп үтте. Гомер юлларын кулга-кул тотынып узган бу матур парны район ЗАГС бүлегендә ихлас хөрмәт белән зурладылар.

Пар балдаклар кияләр бит,
Парлап гомер итәргә,
Бер-берсен хөрмәт итеп,
Алтын көзгә җитәргә, — дигән юллар нәкъ менә алар язмышына туры килә кебек. Чыннан да, Рифгат һәм Фәһия Минһаҗевлар гомер буе бер-берсен кадерләп, терәк булып, мәхәббәт һәм ихтирам белән яшәү үрнәге күрсәттеләр.

Алар тормыш юлын гаилә җылысын саклап, нигезләрен нык итеп корып, балаларына да зур мәхәббәт һәм тәрбия биреп узганнар. Балаларының тырыш, хезмәт сөючән һәм туган җанлы булуы — моның ачык дәлиле.

Минһаҗевлар бүгенге көндә Актаныш авылында гомер итә.

Рифгат Харис улы Минһаҗев 1952 елның 3 гыйнварендә Актаныш районы Такталачык авылында, хезмәт сөючән, хөрмәтле гаиләдә дөньяга килә. 1967 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлагач, Бөгелмә һөнәр училищесына укырга керә һәм механик һөнәрен үзләштерә. Туган якка әйләнеп кайтып, күмәк хуҗалыкта шофер һәм тракторчы булып эшли. 1970 елда хәрби хезмәткә алынып, ике ел хезмәт итә. Армиядән соң хезмәт юлын Актаныш автотранспорт оешмасында дәвам итеп, әзерләүләр канторасында һәм ветучастокта шофер булып намуслы хезмәт куя, шуннан лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт стажы 45 ел, ул күп санлы мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатларына лаек була.

Фәһия Фәтхелбаян кызы Идрисова 1956 елның 11 апрелендә Актаныш районы Теләкәй авылында туа. Гаилә шартлары буенча Чишмә авылына күченәләр. Кечкенәдән үк әтисез калу аңа тормышта ныклык, тәвәккәллек һәм җаваплылык сыйфатлары тәрбияли. Ул башлангыч белемне Чишмә авылында, аннары Меңнәрдә 8 еллык, Богады авылында 10 еллык мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлый. Пешекче һөнәрен үзләштереп, 1973 елда җәмәгать туклануы системасында хезмәт юлын башлый. 1998 елдан мәктәп ашханәсендә эшләвен дәвам итә, ә 2011 елда лаеклы ялга чыга. Аның хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә.

Бу матур парның танышуы 1975 елның язында, район халкына хезмәт күрсәтү барышында башлана. Көн саен пөхтә, ак халатлы, тәмле ризыклар әзерләүче Фәһия апа һәм итагатьле, тырыш шофер Рифгат бер-берсенә ихтирам һәм хөрмәт хисләре белән якынаялар. 1976 елның 4 мартында алар гаилә кора.

Гаиләләренә ямь өстәп, бер-бер артлы балалары туа: 1977 елда уллары Салават, 1983 елда кызлары Айгөл дөньяга килә. Бүгенге көндә алар да әти-әни үрнәгендә матур гаиләләр корып, тигез һәм бәхетле тормыш алып баралар.

Минһаҗев Рифгат Харис улы һәм Фәһия Фәтхелбаян кызы — бүген дә яшьләргә үрнәк булырлык, мәхәббәт, ихтирам һәм тугрылык белән сугарылган гаилә символына тиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев