Алтын туй — гомер юлының матур мизгеле
Актаныш авылында гомер итеп, бер-берсенә тугрылык саклап, тормыш юлын иңгә-иң куеп үткән күркәм гаилә — Язитов Фаис Нигъмәтҗан улы һәм Латыйпова Флора Мөхәмәтулла кызы алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Алар 1976 елның 1 апрелендә гаилә корып, уртак тормыш юлына аяк басалар. Шул вакыттан бирле ярты гасыр дәвамында бер-берсенә терәк булып, шатлыкларны да, сынауларны да бергәләп кичереп, матур гаилә үрнәге булып яшиләр.
Фаис Нигъмәтҗан улы 1952 елда Яңа Әлем авылында дөньяга килә. Яшьтән үк хезмәткә тартыла, шофер һөнәрен үзләштерә. Озын еллар дәвамында ПМК-746 оешмасында кранда эшли, аннары ДПМКда шофер булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы Нефтебазада автобус йөртүче булып эшләп, үзен тырыш, җаваплы хезмәткәр итеп таныта. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен мактау хатлары белән бүләкләнә, алдынгылар слетларында катнаша.
Флора Мөхәмәтулла кызы исә гомер буе бер урында — пекарняда хезмәт итә. Үз эшенә тугры калып, коллективта ихтирам казанып, лаеклы ялга чыга. Аның тырышлыгы, сабырлыгы һәм уңганлыгы гаилә учагын да, эш урынын да яктыртып тора.
Язитовлар гаиләсендә өч бала тәрбияләнеп үсә. Кызлары Илсөяр Чаллы шәһәрендә яши, Гөлнара белән Рузил Казанда гомер кичерәләр. Бүгенге көндә Фаис абый белән Флора апа алты оныкның кадерле дәү әнисе һәм дәү әтисе булып, аларның уңышларына сөенеп, игелекле гомер итәләр.
Бу күркәм парны район ЗАГС бүлегенә чакырып, тантаналы шартларда хөрмәтләп котладылар. Чара җылы һәм ихлас мохитта узды, юбилярларга иң изге теләкләр яңгырады.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та гаиләне шәхсән тәбрикләп, аларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул Язитовлар гаиләсенең озак еллар дәвамында намуслы хезмәт куеп, район үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен билгеләп үтте һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Әлеге истәлекле мизгел алтын туйларын билгеләп үтүче пар өчен тагын да кадерлерәк булып истә калды.
Алтын туй — ул еллар сынавын үткән мәхәббәт, сабырлык һәм үзара хөрмәт символы. Язитовлар гаиләсе — яшьләргә үрнәк, гаилә кыйммәтләренең чын чагылышы.
Кадерле Фаис абый һәм Флора апа! Сезне ихлас күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер, якыннарыгызның игътибарын тоеп, тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп булсын. Алдагы көннәрегез дә шатлык-куанычларга бай булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев