Ярты гасырлык мәхәббәт юлы
Әгълетдинов Габделнур Шәйхенур улы һәм Әгълетдинова Рәмзия Тимер кызы Чуракай авылында 50 ел бергә гомер кичерүче күркәм гаилә.
Габделнур Шәйхенур улы 1952 елда Карелия якларында дөньяга килә, балачак еллары Актаныш районының Яңа Кормаш авылында үтә. Хезмәт юлын иртә башлап, гомерен тырыш хезмәткә багышлый.
Рәмзия Тимер кызы Свердловск өлкәсендә туып, Чуракай авылында үсеп җитә. Ул да үз гомерен белем һәм мәдәният өлкәсенә багышлый: озак еллар үзәк китапханәдә бүлек җитәкчесе булып хезмәт итә, намуслы эше өчен күпсанлы мактау грамоталарына лаек була.
1976 елның 3 мартында алар гаилә корып, уртак тормыш юлына чыгалар. Яшь гаилә Воткинск шәһәрендә төпләнеп яши. Габделнур абый «Промстройгаз» оешмасында экскаваторчы булып хезмәт куя, ә Рәмзия апа мәдәни өлкәдә эшли, халыкка рухи байлык өләшә.
Гаиләдә ике бала тәрбияләп үстерәләр: 1977 елда уллары Газинур, 1979 елда кызлары Гөлназ дөньяга килә. Бүгенге көндә балалары үз гаиләләре белән Воткинск шәһәрендә яшиләр.
Лаеклы ялга чыккач, Әгълетдиновлар туган якларына — Чуракай авылына әйләнеп кайталар. Габделнур абый «Алга» хуҗалыгында механизатор булып хезмәтен дәвам итә, ә Рәмзия апа йорт-җирне тәртиптә тотып, бакча үстереп, кош-корт асрап, гаилә учагын җылыта.
Бүген алар — биш оныкның кадерле дәү әтисе һәм дәү әнисе. Бу йортта һәрвакыт туганнар, балалар, оныклар җыела, җылылык һәм кунакчыллык хөкем сөрә.
Әгълетдиновлар гаиләсе — озын еллар сыналган мәхәббәтнең, сабырлыкның һәм бер-береңә хөрмәтнең күркәм үрнәге. Аларның тормыш юлы — яшь буын өчен чын мәгънәсендә үрнәк.
Кадерле Габделнур абый һәм Рәмзия апа! Сезне алтын юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә, муллыкта, шатлыкта яшәргә язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев