Вакыйга рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш йөзьяшәре Тәфкил Вәлиев сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде
Бүгенге сайлаулар халык өчен бәйрәмгә тиң. Тарихта беренче тапкыр без Татарстан Республикасы Рәисен сайлыйбыз. Шулай ук җирле үзидарәгә депутатлар сайлана. Бу мөһим вакыйгадан Югары Яхшый авылында яшәүче күптән түгел генә 100 яшьлек юбилеен каршылаган Тәфкил Вәлиев тә читтә калмады. Сайлау участогына үз аяклары белән килеп тавыш бирде.
-
Актаныштагы яңа янгын сүндерү идарәсе ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашты
Бүген Актанышта зур бәйрәм чаралары уза. Быел гына төзелгән янгын сүндерү һәм үзәк хастаханәнең кабул итү -диагностика бүлеге куллануга тапшырылды. Әлеге өр-яңа объектларның ачылышында Рөстәм Миңнеханов катнашты.
-
Рөстәм Миңнеханов Актанышның авыл хуҗалыгы тармагы, һөнәрчелек һәм эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты
Бүген Актанышка Рөстәм Миңңнеханов килде. Эшлекле сәфәр делегациясендә РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп Әлмир Абашев һәм башка рәсми затлар бар иде. Кунакларны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов каршы алды һәм озатып йөрде.
-
Фәһимә һәм Рәфит Шәйгәрдановлар Татарстан Республикасы рәисе һәм аның хатынының тантнаналы кабул итүендә катнаша
Бүген Татарстан Республикасы көне алдыннан республика рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова күптәнге күркәм традиция буенча Татарстанның барлык районнарыннан үрнәк гаиләләр белән очраша. Быел әлеге тантанада Актаныш районыннан Фәһимә һәм Рафит Шәйгәрдановлар катнаша.
-
Райондашыбыз Мәгъмүрә Әмирҗановага йөз яшь!
Бүген райондашыбыз Мәгъмүрә Әмирҗанова йөз яшьлек юбилеен каршылады. Хөрмәтле йөзьяшәребезне Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов котлап ил башлыкларының тәбрикнамәләрен тапшырды.
-
Актанышта «Безнең ишегалды» программасының биш еллыгын бәйрәм иттеләр
Бүген Актанышта «Безнең ишегалды» программасының биш еллыгын бәйрәм иттеләр. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае мәйданы күршелек бәйрәме үзәгенә әверелде. Биредә «Безнең ишегалды» уникаль программасының биш еллыгына багышланган фестиваль узды. Нәкъ шушы елларда проект бөтен Татарстанны колачлады, аның нигезендә 5 174 йорт яны территориясен үзгәртеп корылды, төзекләндерелде, 1,5 миллион кешенең, шул исәптән 300 мең баланың тормыш сыйфатын яхшыртты.
-
15-16 август көннәрендә Иске Байсарда автокросс буенча Россия һәм Татарстан беренчелеге узачак
Автоспорт сөючеләрне 15-16 август көннәрендә районыбызның Иске Байсар авылында узачак мавыктыргыч чемпионатка чакырабыз. Биредә Россия Федерациясе беренчелегенә һәм автокросс буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә грандиоз ярышлар узачак.
-
Актанышка Төмәннән турист милләттәшләребез килде
Актаныш- аккошлар иле. Актаныш элек-электән бары саф татарча сөйләшеп, гореф-гадәтләребезне саклап яшәүче төбәк буларак дан казанды. Туристларны да әнә шул ягы белән үзенә җәлеп итә ул. Бүген Төмән өлкәсеннән килгән милләттәшләребез Актанышның иң гүзәл, тарихи кыйммәткә ия урыннары белән таныша.
-
Илсур Һадиуллин: Хакимият һәрбер гаиләгә үтеп кереп, проблемаларын, хәл- әхвәлен белеп эшләсә, бу бик сөенечле!
ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Актаныш районының мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге белән танышканнан соң «Актаныш-информ» журналистлары белән аралашты:
-
Чыгарылыш- 2025: Алда башланмаган олы юллар көтә!
Актаныш муниципаль районының 2025 елгы чыгарылыш кичәсеннән безнең фоторепортаж.
-
«Бүләк»ле җәйнең бүген «Милли мәйдан» агымы ябылды
«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның регионара «Милли мәйдан» агымы бүген үз эшчәнлеген төгәлләде. Россиянең 18 төбәгеннән килгән яшь милләттәшләребез лагерь белән ябылу тантанасында саубуллашты.
-
Актаныш лачыннарын Сабантуй халкы ил сагына озатты
Актаныш районыннан 6 егетебез июнь аенда Ватаныбыз алдындагы изге бурычын үтәргә китә.
-
Бүген паспорт алгач, үземне Россиянең чын гражданы итеп хис иттем!
Актанышның беренче санлы мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Замирә Галиева бүген кулына шәхесне раслаучы төп документ алгач, куанычын яшерми. «Паспорт алгач, үземне Россиянең чын гражданы итеп хис иттем», ди кыз. 12 июнь, Россия көне алдыннан, районыбызның тантаналар залына Замирә әнисе Зилә, әтисе Илнур белән килгән.
-
Сабантуй- 2025: Вакыт агымы буенча үткәннәргә сәяхәт!
Бүген Актанышта үзенчәлекле Сабантуй узды- милли бәйрәмебез традицияләрне саклап кына калмый, аның тарихын язучыларга да зур ихтирам күрсәтә.
-
Корбан гаете- игелек һәм бердәмлек бәйрәме
Бүген Актаныш районында мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсен – Корбан бәйрәме билгеләп үтелә.