«Бүләк»ле җәйнең бүген «Милли мәйдан» агымы ябылды
602
0
«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагереның регионара «Милли мәйдан» агымы бүген үз эшчәнлеген төгәлләде. Россиянең 18 төбәгеннән килгән яшь милләттәшләребез лагерь белән ябылу тантанасында саубуллашты.
«Бүләк» аланының беренче агымы юкка гына «Милли мәйдан» дип аталмаган, Курган, Мәскәү, Саратов, Сочи, Пермь, Чувашия һәм башка төбәкләрдән килгән балаларның татарча сөйләшүләре, берсеннән-берсе саф татарча матур җырлар, дәртле татар биюләрен башкаруын күреп күңел сөенде.
Һөнәрләрен көннән-көн арттырган кызлар-малайларның кәефләре шәп, күңелләре көр. Өч атна дәвамында шулкадәр белем үзләштергәннәрен һәм мәдәни сәләтләре ачылуын күреп Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповка, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Шәрипова да шаккатты.
Җитәкчеләр балаларга уңышлар теләделәр, кыска гына вакыт эчендә югары нәтиҗәләргә ирешү өчен көн-төн хезмәт куйган лагерь җитәкчеләренә, әйдаманнарга, пешекчеләргә, башка хезмәткәрләргә рәхмәт белдерделәр.
Алсу Шәрипова читтә яшәүче милләттәшләребезгә аланда милли мохит тудырып тәрбия бирүдә аеруча тырышлык күрсәткәннәргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның рәхмәт хатын тапшырды.
Алда- озын җәй. Ә «Бүләк»тә тормыш тынмый, тиздән чит-ят төбәкләргә сибелгән яшь татарларыбыз янә аланыбызның кадерле кунаклары булачак, саф татарча сөйләшергә, милли гореф-гадәтләребез белән танышып, татарча җырларга, биергә өйрәнергә киләчәк.
«Бүләк» татар дөньясының әнә шундый олы бүләкле һәм танылган аланы ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев