Вакыйга рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актанышта Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе уза
Бүген Актанышта зур авыл хуҗалыгы ярминкәсе, сәүдә бәйрәме 4 ноябрь- Халыклар бердәмлеге көненә багышлана.
-
«Актаныш-информ»ның туры эфирында: Казанда узучы «Актаныш мәдәнияте көне»
Бүген, 1 ноябрьдә Казанда «Әкият» курчак театры бинасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында «Актаныш районы мәдәнияте көне» уза. Актанышлылар «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булу өчен зур тырышлык куеп әлеге тантаналы чарага әзерлек алып барды.
-
Россиянең һава һөҗүменә каршы оборона чаралары 110 Украина дронын юк иткән
Россиянең һава һөҗүменә каршы оборона чаралары узган төндә Курск, Липецк, Орлов, Түбән Новгород, Белгород, Брянск һәм Мәскәү өлкәләре өстендә 110 Украина дронын юк иткән, дип хәбәр итәләр Оборона министрлыгыннан.
-
Район мәгариф хезмәткәрләре Казанда узган Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнаша
Башкалабызда бүген Укытучылар көненә багышланган тантаналы чара уза.
-
Актанышта көзге ярминкә гөрләде
Биредә бар да мулдан иде
-
Әлмәт – 1, Балтач – 2, Актаныш – 3...
Татарстан Республикасының беренче Президенты, РФ Хезмәт Герое, якташыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев Кубогына узган 25 нче – юбилей, төбәкара милли көрәш турниры ахырына якынлашты
-
Ленар Зарипов: Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Көрәш рухы халкыбызны саклап калган
«Батыр» спорт сараенда бүген данлыклы якташыбыз, Татарстан Республикасының беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое М.Ш.Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында көрәш турниры тантаналы рәвештә ачылды
-
Төнлә Мәскәүгә 14 пилотсыз дрон һөҗүм ясый, күпфатирлы йортта янгын чыгып, хатын-кыз һәлак булган
10 сентябрьгә каршы төндә Мәскәүгә 14 пилотсыз очкыч һөҗүм итәргә тырыша. Мәскәү янындагы Раменское шәһәрендә һөҗүмне туктату вакытында бер торак йортның 11, 12 катларында янгын чыккан, янгында 46 яшьлек хатын-кыз һәлак булган, өч кеше зыян күргән. Мәгълүматны РФ башкаласы Мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев үз каналларында игълан итә.
-
Актаныш районы халкы иртәннән үк җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда актив катнаша
Актаныш районы халкы җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларда актив катнаша. Моны Әлфия Авзалова исемендәге 619 нчы сайлау участогы рәисе Илназ Хөҗҗәтов та раслады.
-
Ленар Зарипов: Һәрбер чакырылыштан, һәрбер сайлаудан халык нинди дә булса үзгәреш, яңалык көтә
Бүген 8 сентябрь, якшәмбе көнне төгәл 07:00 сәгатьтә Актаныш районындагы 46 сайлау участогында җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлар сайлау башланды. Әлеге участокта Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең хатыны Гөлнар ханым белән тавыш бирде.
-
Рөстәм Миңнеханов Йошкар-Олада Федераль Сабантуйны ачты
Федераль Сабантуйда Марий Эл республикасы районнары үз мәйданчыкларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук, бәйрәмдә илнең 70 төбәгеннән 500 делегат җыелган.
-
Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре Башкортстанга сәяхәт кылды
Бүген Актаныш районы мәдәният хезмәткәрләре район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкчелегендә Башкортстанның Ишимбай районы Урман- Бишкадак җирлегендәге геопаркка эшлекле сәфәр кылдылар.
-
Бүген җәйнең иң озын көне
Бүген җәйге кояш торгынлыгы көне (день летнего солнцестояния). Төньяк ярымшарда астрономик җәйнең беренче көне. Бу көнне кояш Җир шарыннан максималь биеклектә була.
-
Биш көн эчендә Россия җыелма командасы БРИКС уеннарында 115 алтын медаль яулады
Казанда узган БРИКС илләренең спорт уеннарында Россия спортчылары барлыгы 244 бүләк яулады: 115 алтын, 80 көмеш һәм 49 бронза
-
Актанышта райондашларыбыз чалдырган корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре уза
Бүген мөселманнар өчен ике зур бәйрәмнең берсе. Корбан бәйрәме ураза гаетеннән соң Корбан гаете Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, ел саен Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә (быел 16 июньгә туры килде) билгеләнә. Мөселманнар бу көнне бер-берсен котлыйлар, бәйрәм табыннарына чакырып кунак итәләр. Гаилә әгъзаларына, туганнарына һәм балаларына бүләкләр өләшәләр. Актанышта да әлеге изге бәйрәм уңаеннан Ветераннар йортында, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта һәм технология техникумында корбан итеннән әзерләнгән аш мәҗлесләре үткәрелә.