Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Әбекәйләр сагындыра

Мөгаллимә Мөнирә Измайлова дини тормыш алып бара, белгәннәрен киләчәк буынга тапшыру өчен тырышлык куя.

Филиза ГОМӘРОВА

Автор фотосы.

 

Әтисе Мөнәвир Миркасыймовмәгариф ветераны, тыл хезмәтчәне. Озак еллар Олыимән, Яңа Кормаш авылында имам-хатыйб булып хезмәт куйды. Аңа 96 яшь.

Абыстай, хаҗия Мөнирә Мөнәвир кызы тумышы белән Иске Әлем авылыннан. Чувашия республикасында да яшәргә туры килгән аңа.

Яшь чагында, укуым тәмамланып, эшкә шунда билгеләнгәч, бик нык борчылган идем. Барсам, анда мәчет манарасын кистермәгәннәр, саклап калганнар. Мәчетле, иманлы, бик зур авылда яшәргә туры килде. Каенанам да динле кеше иде, – ди.

Хәзер Олыимәндә гомер кичерә. Мәчеткә вәгазь кичәсенә 12-14 кеше йөриләр, намаз укыйлар. Мөнирә Измайлова (Миркасыймова) Олыимән авылы мәчетендә мөслимәләр өчен укулар, вәгазь кичәләре оештыра. Бүгенге тормышны элекке әбекәйләр чоры белән чагыштырып, еш кына тирән уйлануларга бирелә икән ул.

– Без бик бәхетле буын булдык. Миңа 70 яшь, 1955 елда туганмын. Безгә иманлы, динле әбекәйләребез куенында үсәргә насыйп булды. Авыр сугыш вакытында ачлык, хәерчелек, михнәт кичкәннәр алар. Тыелган вакыт дип тормадылар, яшертен генә безгә догалар өйрәттеләр. Күңелебезгә иман нуры салып калдырдылар.

Без әбекәйгә әнкәй дип эндәшә идек. Бөтен малларын алып, өйләреннән куып чыгарылган кешеләр алар. Шулай булса да, үзенең динен онытмаган, намазын укып, уразасын тотып, дөнья көткәннәр. Үзеннән өзеп, балаларын ашатып, аларны тәрбияләп үстергәннәр.

“Безнең Яңа Кормаш авылында хәер сорашырга чыгучы булмады. Шешенделәр, ачыктылар, ләкин хәер өстәп йөрмәделәр”, – ди иде әбекәебез.

 

– Мөнирә апа, әбекәегезне еш искә аласызмы?

 

– Хәзер шул вакытларны күз алдына китерәм дә, күз яшемне тыя алмыйм. Ачлык вакытта, хәерчелектә ураза тотып, намаз укып, изге теләкләрен теләп яшәгән әбекәйләребез турында еламыйча сөйләп булмый. Җиңел түгел иде аларга, шулай да тырышып-тырмашып, авырлыкларны җиңделәр. Иманлы булып көн күрделәр.

Үземә дә әбекәйнең елап утырганын күрергә туры килде. “Кара чәчләрем агарды башымда, ни җаваплар бирермен Раббым каршында?” – дип елый иде.

Менә шулай иманлы булып яшәп тә, ураза тотып, намазын калдырмаса да әбекәебез Аллаһы Тәгалә алдында җавап бирүдән куркып тора иде. Ә менә хәзерге әбекәйләребезне карыйк. Шушы әбекәйләр кебекме без? Раббыбыз каршында җавап бирәсебезне уйлап, без дә куркабызмы? Гамәлләребез ничек?

 

– Аллаһтан курку хисе Сезнең күңелгә дә кереп калдымы?

 

– Ахирәт тормышына көннән-көн якыная барабыз. Ә нинди гамәлләр кылабыз соң? Шуңа күрә балаларыбызга, оныкларыбызга белгәннәребезне өйрәтеп, үзебезнең үрнәгебез белән, аларны дингә якынайтып, намазга бастырып яши алсак иде.

Аллаһы Тәгалә намазга теләсә-кемне бастырмый. Сәламәтлекне, байлыкны яратканына да, яратмаганына да бирә. Ләкин намазга сайлап алып кына бастыра. Әлхәмдүлилләһ, безгә шушы туры юлны күрсәтте. Аллаһка шөкер, ураза тотабыз, намаз укыйбыз, гамәл-гыйбадәт кылабыз. Үзебезнең киләчәк буын дәвамчыларына да шуны күрсәтә, тапшырып калдыра алсак иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев