Актаныш – татар дөньясының терәк төбәкләренең берсе
Актаныш районы хакимияте бинасының утырышлар залында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Киңәшмәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, район башлыгы Ленар Зарипов, район җитәкчелеге, дин әһелләре, мәгариф һәм мәдәният вәкилләре, җәмәгать активистлары катнашты. Очрашуның төп темасы милләтебезнең киләчәге, татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләренә багышланды. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, Актаныш районы республикада милли йөзе сакланган сирәк төбәкләрнең берсе булып тора.
МИЛЛИ ЭШЧӘНЛЕКНЕҢ ТӨП БУРЫЧЛАРЫ
Ирек Шәрипов ү з чыгышында Бөтендөнья татар конгрессыныңэшчәнлеге һәм алдагы максатлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, оешма инде 30 елдан артык дөнья күләмендә татар халкы мәнфәгатьләрен яклап эшли. – Бүген безнең максат – Татарстанның һәр районында конгрессның актив җирле бүлекчәләрен булдыру һәм аларның эшчәнлеген көчәйтү. Районнардагы милли тормышның үзәге нәкъ менә шушы оешмалар булырга тиеш, – дип билгеләп үтте ул. Ирек Шәрипов әйтүенчә, конгресс эшендә милли һәм дини хәрәкәтләр бергә эшләргә тиеш. Шуңа күрә җирле бүлекчәләрнеңидарә составына имам-мөхтәсибләр, мәгариф, мәдәният, муниципаль хакимият вәкилләре, шулай ук “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы һәм яшьләр активы керергә тиеш. – Бу идарә формаль орган гына түгел. Ул район белән Казан арасындагы алтын күпер булырга тиеш. Районда күтәрелгән мәсьәләләрне республика дәрәҗәсенә җиткерүче дә, яңалыкларны халыкка таратучы да нәкъ менә сез булачаксыз, – диде ул. Шулай ук Актаныш районының татар дөньясындагы абруена да аерым тукталды. Аның фикеренчә, район күп еллар дәвамында татар телен һәм милли рухны саклап кала алган үрнәк төбәкләрнең берсе булып тора.
РАЙОН ТӘҖРИБӘСЕ – ҮРНӘК
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Актаныш районы бүлекчәсе җитәкчесе Нурулла Нурлыев чыгышында җирле оешманың соңгы еллардагы эшчәнлегенә тукталды. Аның сүзләренчә, районда милли мохит табигый рәвештә сакланып килә, чөнки биредә халыкның күпчелеге татарлардан тора. Әмма бу милли эшне җиңеләйтсә дә, җаваплылыкны киметми. – Безнең максат – район хакимияте оештырган милли чараларда актив катнашу һәм аларның эчтәлеген тагын да баету. Актаныш һәрвакыт татар дөньясында күренеп торсын өчен без кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз, – диде ул. Районда ел саен милли рухта Сабантуйлар уздырыла, танылган җырчы истәлегенә Әлфия Авзалова исемендәге конкурслар үткәрелә, гармунчылар фестивальләре оештырыла. Боларның барысы да татар мәдәниятен популярлаштыруга зур өлеш кертә. Нурулла Нурлыев шулай ук Башкортстандагы татарлар белән хезмәттәшлеккә дә аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Соңгы елларда Туймазы, Дүртөйле, Илеш районнары белән мәдәни һәм иҗади бәйләнешләр ныгыган. – Концертлар, уртак бәйгеләр, спорт чаралары үткәрәбез. Бу эшләр безне тагын да якынайта, милли рухны ныгыта, – диде ул.
МИЛЛИ ТОРМЫШНЫҢ ТӨРЛЕ ЮНӘЛЕШЛӘРЕ
Утырыш барышында район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәтМортазиндинитормыш мәсьәләләре турында сөйләде. Иске Кормаш авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева милли йолаларны саклау темасына чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе методисты Диләфрүз Исламова район мәктәпләрендә туган телдә белем бирүнең торышы турында мәгълүмат җиткерде. Мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек турында район үзәкләштерелгән клуб системасы җитәкчесе Альбина Гайнетдинова сөйләде. Ә “Актаныш-информ” директоры Айнур Гыймадиев массакүләм мәгълүмат чараларының туган телне саклаудагы роленә тукталды. Киңәшмә барышында район башлыгы Ленар Зарипов та фикерләре белән уртаклашты. Ул Актаныш районында милли традицияләрне, татар телен һәм мәдәниятен саклау юнәлешендә алып барылган эшләрнең алга таба да дәвам итәчәген билгеләп үтте. Район җитәкчелеге бу юнәлештә җәмәгать оешмалары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзер булуын ассызыклады. Чыгышларда уртак фикер яңгырады: милләт язмышы тел, мәдәният, дин һәм мәгариф өлкәләренең бергә эшләвенә бәйле.
ЯҢА ҖИТӘКЧЕ САЙЛАНДЫ
Утырыш ахырында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Актаныш районы җирле бүлекчәсе идарә составы яңартылды. Киңәшмәдә катнашучылар фикерен исәпкә алып, оешманың яңа җитәкчесе итеп, Актанышның 1 нче урта мәктәбе директоры Альберт Мансуров сайланды. Идарә составын унбиш кешегә җиткерергә дигән фикер әйтелде. Чыгыш ясаучылар билгеләп үткәнчә, актив җәмәгать эшлеклесе булган Альберт Мансуровның энергиясе һәм тәҗрибәсе райондагы милли эшчәнлекне тагын да үстерергә ярдәм итәчәк. Киңәшмәдә яңгыраган төп фикер бер иде: татар телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрне саклау – бары тик бергәләп эшләгәндә генә мөмкин. Актаныш районы бу юлда алга таба да татар дөньясының ышанычлы терәге булып калырга тиеш. Актаныш – татар дөньясының терәк төбәкләренең берсе Актаныш районы хакимияте бинасының утырышлар залында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының райондагы җирле бүлекчәсе утырышы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев