Болгар бабайларыбыз эзеннән
Үткәннән-киләчәккә
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотосы.
Изге Болгар җирендә яшәгән бабайларыбыз ислам динен үз теләкләре белән кабул иткәннәр. Хәзер дә мәҗбүр итү юк.
Теләкәй авылындагы “Өмет” мәчете имам-хатыйбы Вилдан хәзрәт Хәертдинов белән шул хакта әңгәмә кордык.
– Хәзрәт, халкыбызның дингә килү тарихын искә төшерик әле.
– Болгар бабайларыбыз яшәгән чорда, Мөхәммәд пәйгамбәребез заманында 3 сәхәбә динне өйрәтергә Болгар җиренә килә. Дәгъват итү башлана. Берникадәр вакыттан соң, ике сәхәбә үз ягына кайтып китә. Берсе шушындагы кызга өйләнеп, Болгар җирендә яшәп кала. Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми төстә кабул ителә. Шушы сәхәбәләргә истәлекле таш ачу тантанасында миңа да катнашырга туры килде. Чит илләрдән, Төркиядән бик күп журналистлар җыелган иде.
– Гарәпләрнең һәм татарларның ислам динен кабул итү үзенчәлеге?
– Гарәп дин кардәшләребездә әхлаклылыкка ирешү, башлыча, Аллаһның җәзасы белән куркытуга, тыюга корылган. Безнең әби-бабайларыбыз дингә килгәндә акылга һәм ихтыяр көченә таянган. Бу хәзер дә шулай. Климат, география, цивилизация ягыннан урталыкта яшибез. Көнчыгыш һәм Көнбатышның кыйммәтләрен үзләштергәнбез. Шуңа күрә дөньяга карашыбыз гармонияле булып формалашкан. Безнең халыкка, милләткә иярүчедән ияртүчегә әйләнергә кушыла.
– Моны ничек аңларга?
– Бөек ислам цивилизациясе вәкилләре булуыбыз да ахырзаман чоры белән бәйле. Аллаһы Тәгалә безне шуңа әзерләгән. Без инде иярүче генә түгел, ә ияртүчегә әйләнергә тиешбез. “Гыймран” сүрәсенең 4 нче, 110 нчы аятьләрендә шул хакта әйтелә. ”Сездән шундый бер өммәт булырга тиеш ки, сез кешеләрне яхшылыкка өндисез, яманлыктан тыясыз. Мондый кешеләр уңышка, максатларына ирешкән булырлар”, – диелә. Бу халәт, бурыч безнең халыкка, милләткә туры килә.
– Дингә кайсы вакытта килү хәерлерәк?
– Аллаһы Тәгаләгә, хәдисләргә якынаерга кирәк. Вакыт бик тиз үтә. “Иртәгә басармын әле намазга”, – диләр. Иртәгәгә калдырырга кирәкми. Кичәге көн үтте, әйләнеп кайтмаячак. Бүгенгесе әле бар. Иртәгәге көн әллә була, әллә юк. Безнең бабайларыбыз: ”Мәңге яшим, дип, дөнья көт, иртәгә үләм дип, ахирәтеңне кайгырт”, – дигәннәр. Бик дөрес сүз, шундый хәдис тә бар.
– Ни өчен балага яшьтән үк динне өйрәтергә кирәк?
– Мин җир кешесе булганлыктан, шундый бер мисал белән аңлатырга телим. Орлык җиргә төшкәч, аңа җылылык, яктылык, дым кирәк. Шулай булса, ул үсеп китә. Үсеп киткәч, чүп баса. Адәм баласы тугач, нәкъ шушы әйберләр кабатлана. Сабыйга да җылылык, ярату, ашату кирәк. Бала фикерли башлагач, “чүп баса” башлый. Төрле яктан төрле мәгълүмат килә. Начар уй туа. Гамәл гадәткә керсә, аннан тиз генә арына алмый. Гадәт – холыкны, холык язмышны билгели.
– Нәселдән килә торган начар гадәтләр дә була, менә шунысыннан ничек сакланырга?
– Нәселдән-нәселгә күчеп килгән начар гадәтне Аллаһы Тәгалә ярдәме белән җиңеп була. Дингә килү – дөп-дөрес юл. Бераз сәламәтлегеңне югалтсаң да, үз акылың белән үз юлыңны үзең табасың. Дөрес тәрбия белән тискәре гадәтләрдән саклана аласың. Эш ярата торган, тырыш кешеләр була. Тырышның да чырышы була. Бүгенге көндә акыл нигъмәтен эшкә җигеп, ихтыяр көчен туплап, начар гадәтне җиңүчеләр бик күп. Дөнья сынаулардан тора.
– Хәрәм белән хәләл дигән төшенчәнең аермасы?
– Туксанынчы елларда да әле өстәлдә хәрәм ризык, спиртлы эчемлек тору гадәти хәл иде. Туган көн, юбилей мәҗлесләре, туйлар... Габдулла хәзрәт Мансуров: “Без дә аңлатмасак, кем аңлатыр
халыкка?” – дип әйтә иде. Хәзер инде күпләр хәрәм белән хәләлне аерырга өйрәнде. Татарстаныбызның хәзерге сәнәгатендә хәләл индустрия бар. Ул көчле эшли, әлхәмдүлилләһ. Хәләл җитештерүчеләр барлыгына шатланырга кирәк.
– Гомер иткәндә нәрсәне онытмаска кирәк?
– Власть – күчә баручы күләгә, байлык – исеп китә торган җил. Бу хакта хәдисләр бар. Аллаһы Тәгаләнең Коръән китабында да шул хакта дәлилләр китерелә. Аны аңларга гына кирәк. Бу дөньяда бар нәрсә дә вакытлыча гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев