Өр-яңа җиһазлар җәлеп итәрлек
Федераль проект
Филиза СӘЛАХОВА
Автор фотолары.
Яңа Әлем мәдәният йорты бинасында төзелә торган “Алма” балалар мәдәни-агарту үзәге яңа җиһазлар белән тәэмин ителде.
Федераль проект яклап, грант алуга ирешкән Гөлназ Газизова биредә алып барылган яңарту эше һәм кайткан җиһазлар белән таныштырды.
– Мультимедиа станогы – мультстудия кайтты. Әлеге җиһаз белән мультифильмнар ясарга ниятлибез. Әлегә бу юнәлештә эш алып барганыбыз юк. Балалар белән бергә, үзебезгә дә өйрәнәсе булачак. Шушы мультстудиядә Актаныш мультфильмнары эшләргә хыялланабыз.
Икенче бүлмәдә – тавыш яздыру студиясе. Мөмкинлек чыкканда, ясап куярга уйладык. Чөнки мәдәният тормышында тавыш яздыру һәрвакыт кирәк. Иң төп мәсьәләләрнең берсе – анда эшләүче белгечләр. Яки безгә аны үзебез тәрбияләп үстерергә, яки әзер белгечне эзләп табарга туры киләчәк.
Яшьләргә ниндидер бер юнәлеш күрсәтеп, үзләрен табарга бер омтылыш бирәсе килә. Мәсәлән, кемдер үзен “звукач” дип санамаска да мөмкин. Монда инструменты бар, бүлмәсе җиһазланган, килеп эшлисе генә. Бәлки аның сәләте шушында ачылып китәр, бәлки ул тормышта үзен шул юнәлештә табар. Тавыш яздыру остасы – бик актуаль һәм кирәкле һөнәр.
“Саладан” остаханәсе ярминкәсенә осталар әзерләү нисбәтеннән, остаханә ачарга ниятләдек. Өченче бүлмәдә фрезер станогы урнаштырылды, аны менеджер тоташтырып бирде. Анда такта, йомшак металл, пласстика, күн кебек чималдан, станокта кисеп, матурлап бизәп, декоратив әйберләр ясарга мөмкин. Бу – бик яхшы җиһаз, аны тиешенчә кулланырга гына кирәк булачак. Әлбәттә, монда да үз эшен яраткан, яхшы белгән останы җәлеп итәргә кирәк.
КЕЧЕ ЯШЬТӘГЕЛӘР ӨЧЕН
Эшчәнлекне алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр тудырырга техник база булдырылган. Шкафлар, стеллажлар, балаларга индивидуаль китап уку зонасы корып куелган. Соңгысы баланы китап укырга җәлеп итү өчен бик яхшы мөмкинлек булып исәпләнә. Мобиль китапханә дип атала.
Әйтик, бер түгәрәктән икенчесенә кадәрге буш вакыты бар икән, янәшәдәге китапханәдән китап ала да, шушында кырын ятып, китап укый ала. “Салават күпере”нең яңа санын актарып, “Ялкын”ны карап, язмалар, фотолар белән танышырга була.
Авыл китапханәсенең күрше бүлмәдә генә урнашкан булуы да эшне, чараларны бергәләп оештыру өчен бик уңайлы.
Осталык дәресләре үткәрү өчен модульле өстәл-урындыклар кайтарылган. Трапеция рәвешендәге кечкенә өстәлләр, төрле төскә буялган кечкенә урындыклар бәләкәй балаларга яраклы итеп сайланган. Төрле-төрле танып белү дәресләре үткәрү планлаштырыла.
Менә монысы – җыелмалы өстәл. Бу – бик яхшы әйбер, чөнки ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, башлангычларга көйләнгән конструктор ролен үти. Аның кечкенә тартмаларына уенчыклар салып куярга була.
20 курай кайткан. Курайчылар ансамбле оештырырга ниятлиләр. Җыйнак, әмма бик матур гармун да балкып тора. Тавышы искиткеч ачык һәм бик көчле. Өздереп-өздереп уйнаучысы да табылмый калмас.
БЕРГӘ-БЕРГӘ КҮҢЕЛЛЕ
Сәнгать мәктәбе, мәдәният һәм спорт бүлмәләре бер базада урнаша икән, бу бик яхшы. Монда сәнгать мәктәбенең 5 бүлеге эшли: бию, баян, рәсем, вокал һәм театр сыйныфларында укулар алып барыла. Бик яхшы җиһазландырылган спортзал бар.
Электропианино да алганнар. Мәдәни гаиләдә үскән Гөлназ Газизова Актаныш балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано сыйныфын тәмамлаган, анда 7 ел белем алган.
– Мәдәният йортында музыка уен коралы булырга тиеш. Агарту үзәге ул. Матур, классик музыка концертлары куярга хыялланам. Бездә Актаныш сәнгать мәктәбенең филиалы эшли. Филиал укытучылары, укучылары белән бергәләп, музыкаль кичәләр үткәрергә иде, – дигән максат куйган.
Җитәкче бүлмәсенә ноутбук, принтер, ламинатор кебек җиһазларга заказ бирелгән. Көзге, трекер ут, су өчен кулер, фотоаппарат, штатив кайтарасы бар әле.
Интерактив идән һәм интерактив стена инноватик проекторы кайтарылган. Ул патриотик дәресләр, уеннар уздыруда кулланылачак. Хайваннарны танып белү өчен дә файдалы булачак. Кече яшьтәге балаларга бик кызыклы әйбер. Уфадан килеп, тоташтырып киткәннәр.
– Проектор кайсы ягы белән кызыклы?
– Ак стенага куябыз да, безнең хәрәкәтләргә ул реакция бирә. Мәсәлән, кыш фасылында нинди киемнәрне кияләр? Тун һәм бүрекне аласың да, сиңа очко санала. Көз, яз, җәй ел фасыллары буенча да уйнарга була. Проектор идәнгә юнәлдерелсә, ул чакта йөреп эшлисең. Интерактив панелның бәясе 450 мең сумлык. Ул бик заманча һәм кызыклы, аның белән кемнең дә эшлисе киләчәк. Шуңа күрә мондый яңа проектларга алынырга курыкмаска, иренмәскә, тырышырга гына кирәк.
Шушы компаниядән зур планшет алдык. Телефон ролен үти, кул бармаклары белән эшлисең. Бу – яңа буын техникасы, бик заманча. Камерасы да, микрофоны да бар.
КАМИЛЛЕКНЕҢ ЧИГЕ ЮК
Гардероб шкафлары әзер. Коридорның бер өлешен киртәләп алып, тәрәзәле кабинет ясап, файдалы пространствога әйләндергәннәр. Ул остаханә бүлмәсе итеп үзгәртелгән, фрезер белән материаллар кисүгә көйләнгән. Суырткыч җайланмасы бар, тузанны читкә чыгармый.
– Балаларны өйрәтү мөмкинлеге булырга тиеш. 7-9 нчы сыйныф укучылары сәнгать мәктәбен тәмамлаган чорга керәләр. Буш вакыты калмасын, дип, аларны файдалы шөгыльгә җәлеп итү – безнең бурыч. Проект буенча үзәк яңа туган баладан алып 14 яшькә кадәргеләр өчен ясалды. Шушы категориягә кызыклы чаралар, шөгыльләр булдырырга тырыштык. Ләкин 14 яшь чик түгел. Без чикләү куймыйбыз. Бала 18 яшькә кадәр дә килә ала, – дип, Гөлназ Таһир кызы киләчәккә уйлары белән таныштырды.
КИЛӘЧӘККӘ ХЫЯЛЛАР
Килешүләр төзегәннән соң, аз гына экономияләнгән акчалары калган. Шушы акча җитсә, чигү машинасы алырга да ниятлиләр. Үзләренең бренд футболкаларын үзләре чигәргә теләкләре бар.
Актаныш сәнгать мәктәбе укытучысы, кул эше остасы Ләйлә Ренарт кызы идеясе бу. Бергәләп хыялланганда, максатка ирешү күпкә җиңелрәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев