Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Газета рубрикалары

Тәмле дә, хәвефсез дә булсын

Җәй айларында базарларда һәм сәүдә нокталарында кавын, карбыз, төрле җиләк-җимешләр күпләп сатыла. Әмма муллык чорында да сатып алучының игътибарлы булуы мөһим.

 

Рузилә ХӘСӘНОВА

Автор фотолары.

 

Җимешнең тышкы кыяфәтенә генә түгел, аны кайда һәм нинди шартларда сатуларына да игътибар итәргә кирәк. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы тикшерү-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Флорит Минһаҗев белән райондагы җиләк-җимеш сату урыннарында булып, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралаштык.

 

Кайдан һәм ничек

сатыла?

 

Белгеч сүзләренә караганда, иң элек җимешнең үзенә түгел, ә аны сату урынына игътибар итәргә кирәк.

– Җиләк-җимешне рәсми базарларда, стационар кибетләрдә яки рөхсәт ителгән сәүдә урыннарында алу хәерлерәк. Очраклы урыннарда, бигрәк тә юл кырыенда сатылган продукциянең нинди шартларда сакланганын һәм каян китерелгәнен белеп булмый, – ди Флорит Минһаҗев.

Мондый киңәшнең нигезе дә бар. Эссе һавада җимеш тиз бозыла, ә санитар
таләпләр үтәлмәгән урыннарда
микроблар тагын да тизрәк үрчи.

 

Документсыз эшләп

булмый

 

Базардагы җиләк-җимеш сату нокталарының берсенә тукталабыз. Сатып алучылар өзелми. Сатучы Мөхәммәтҗан Хәҗрәткулов елмаеп каршы ала.

– Документлар бармы? – дип сорыйбыз.

– Бар, әлбәттә. Документсыз эшләп булмый бит, – дип җавап бирде ул.

Сатучы сүзләренә караганда, сатып алучылар документлар белән сирәк кызыксына. Күбрәк җимешнең тәменә, тышкы
кыяфәтенә игътибар итәләр.

– Мин чери башлаган җимешне кешегә бирмим. Әгәр өйгә кайткач ошамаса, киләләр икән – мөмкинлек булганда икенчесенә алыштырып җибәрәм. Даими клиентларымны инде күптән таныйм, –
ди Мөхәммәтҗан.

Чыннан да, җаваплы сатучы өчен иң яхшы реклама – канәгать калган сатып алучы.

Актаныш рестораны янындагы «Үзбәкстан җимешләре» сәүдә ноктасы янында да кеше өзелми. Кемдер көндәлеккә җиләк-җимеш ала, кемдер өлгергән кавын-карбыз сайлый.

 Байсар авылында яшәүче Ильяс  Нурлыгаян улы Мирзаянов карбыз сайлаганда үзенең күптән сыналган ысулын куллануын сөйләде.

– Карбызны кул белән җиңелчә кагып карыйм. Өлгергәне яңгырап тора. Сабагына, тышкы кыяфәтенә дә игътибар итәм. Бәрелгән, имгәнгән булмасын, – ди ул.

Шул ук вакытта ул сыйфатсыз товарга юлыгу очрагын да
искә алды.

– Бер тапкыр юл өстендәге машинадан алган идем. Өйгә кайткач ачып карасам, эче бозылган булып чыкты. Ара ерак булгач, кире барып тормадым, – дип уртаклашты ул.

Апач авылыннан килгән Марс һәм Лена Ялаловлар да җиләк-җимеш сайлаганда
иң элек сыйфатына игътибар итә.

– Башта сыйфатына карыйбыз, аннан бәясенә. Җимешнең тышкы кыяфәте дә мөһим. Белгән кешеләрдән, ышанычлы урыннан алырга тырышабыз, – диләр алар.

Сатып алучыларның фикере дә белгеч киңәшләре белән аваздаш: җимеш алганда ашыкмаска, иң элек аның сыйфатын бәяләргә кирәк.

Мәгълүмат сорарга

оялмагыз

 

Флорит Минһаҗев искәрткәнчә, һәр сатып алучының товар турында тулы мәгълүмат алырга хокукы бар.

– Сатучыда продукциянең килеп чыгышын, сыйфатын һәм хәвефсезлеген раслаучы документлар булырга тиеш. Кирәк икән, сатып алучы аларны күрсәтүне сорый ала. Монда ояласы юк – бу закон белән бирелгән хокук, – ди белгеч.

Шулай ук бәяләр ачык күрсәтелергә, товар турында мәгълүмат һәркем күрерлек урында урнаштырылырга тиеш.

 

Кавын-карбызның

матурлыгы гына җитми

 

Җәйнең иң көтеп алынган нигъмәтләре – кавын белән карбыз. Әмма аларны сайлаганда да сак булырга кирәк.

Белгеч киңәш иткәнчә, җимешнең кабыгы бөтен, ярылмаган, бәрелгән урыннары булмаган булырга тиеш. Киселгән яки яртылаш киселгән кавын-карбызны бөтенләй сатып алмаска киңәш ителә.

– Киселгән урыннан төрле микроорганизмнар бик тиз үрчи. Бу инде сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра, – ди Флорит Минһаҗев.

Карбызның коры сабагы, җирдә яткан урынында булган сары тап һәм каты кабыгы аның өлгергәнлеген күрсәтсә дә, иң мөһиме – тышкы бөтенлеге сакланган булу.

 

Берсе бозылган булса...

 

Җиләкләр белән дә шундый ук хәл.

Әгәр савыттагы җиләкләрнең берничәсе күгәргән яки чери башлаган икән, калганнары да зарарланган булырга мөмкин.

Өйгә алып кайткач исә барлык җиләк-җимешне агып торган суда яхшылап юарга кирәк. Бу – иң гади, әмма иң нәтиҗәле саклану чараларының берсе.

Җәй көне шәһәр юлларында тезелеп торган кавын-карбыз сәүдәсе күпләрне җәлеп итә. Әмма белгеч мондый урыннардан сатып алудан тыелырга киңәш итә.

– Күпчелек очракта мондый сәүдә рөхсәтсез алып барыла. Моннан тыш, автомобильләрдән чыккан зарарлы матдәләр продукциягә тәэсир итә, саклау шартлары да тиешенчә үтәлми, – ди ул.

Шуңа күрә арзанрак бәя һәрвакытта да отышлы сатып алу дигән сүз түгел.

 

Закон сатып алучы

ягында

 

Флорит Минһаҗев кулланучылар хокукларын яклау турындагы законны да искә төшерде.

– Законның 7 нче маддәсе нигезендә һәр кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен хәвефсез товар алырга
хокуклы. Әгәр өйгә кайткач товарның сыйфатсыз, бозылган яки куллану вакыты чыккан булуы
ачыкланса, сатып алучы аны кире кайтара, акчасын таләп итә яки сыйфатлы товарга алыштыра ала. Бу хокуклар законның 18 нче маддәсе белән дә гарантияләнгән, – дип аңлатты ул.

Белгеч чекны сакларга киңәш итә. Әмма чек булмаса да, кулланучының хокуклары югалмый, бары тик дәлилләү катлаулырак була.

 

Игътибарлы булу –

иң яхшы саклану чарасы

 

Җәйге муллык чорында һәркемнең өстәлендә татлы карбыз, хуш исле кавын, өлгергән җиләк булсын иде. Әмма алар тәмле генә түгел, хәвефсез дә булырга тиеш.

– Ялгышып сыйфатсыз товар алганчы, баштан ук игътибарлы булу күпкә дөресрәк. Үз сәламәтлегегезне беренче урынга куегыз, – дип киңәш итә Флорит Минһаҗев.

Чыннан да, җәйге муллыктан рәхәтләнеп файдалануның иң ышанычлы юлы – уяу һәм
җаваплы сатып алучы булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев