Технология техникумы студентлары «Җиңү поезды» күчмә күргәзмәсендә булдылар
Актаныш технология техникумы студентлары үзләренең тарих укытучылары Рөстәм Мусин белән «Җиңү поезды» күчмә күргәзмәсендә булдылар.
Яшь буынны патриотик тәрбияләү өчен гаять зур әһәмияткә ия бу акция Бөек Ватан сугышы тарихына кагылырга, аның масштабларын тоярга һәм Совет халкының үлемсез батырлыгын аңларга уникаль мөмкинлек бирә.
“ Җиңү поезды“ – ул күргәзмә генә түгел, ә эшелоннарның тулы бер комплексы, анда һәр вагон сугыш чоры атмосферасын тудыра торган аерым тематик залбулып тора.
Мондый чаралар гражданлык позициясен формалаштыруда, үз илебез тарихына хөрмәт һәм героик үткәннәрне искә алуда төп роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев