Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актаныш гүзәлләре - «Яз гүзәле»ндә!

Бүген Казанның «Пирамида» күңел ачу комплексында студентлар һәм яшьләр арасында бик популяр булган «Яз гүзәле» конкурсының финалы узачак. »

"Яз гүзәле" конкурсында Актаныш кызлары Казан дәүләт аграр университет студентлары Гөлчәчәк Кадыйрова, Азалия Сәяпова һәм Чуракай авылыннан Казан дәүләт мәдәният университеты студенты Миләүшә Нәбиева да катнаша. 

Быелгы юбилей елы әлеге проектны тагы да киңрәк масштабка чыгарды. Биредә Татарстан Республикасы югары уку йортларында белем алучы кызлар белән бергә Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез дә чыгыш ясый. Сайлау турыннан үткән 30 кызыбыз бер атна дәвамында төрле сынаулар узды. Бүген исә финал- гүзәлләр арасында иң -иңнәр ачыклана.

Якташларыбызга бәйгедә үзләрен лаеклы тотуларын, зур уңышларга ирешүләрен телибез.

2023 елда "Яз гүзәле" конкурсында Актаныш кызы- Казан дәүләт медицина университеты студенты Сөмбел Газизова җиңү яулаган иде. Бүген Сөмбел 2024 нче елгы "Яз гүзәле"нә җиңүче калфагы һәм хаситә кигертәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев