Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Актанышлылар- Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган республикакүләм балалар бәйгесе җиңүчеләре

Районыбыз укучылары Халык шагыйре Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган «Шигърияткә сәяхәт» республикакүләм балалар бәйгесендә актив катнашып җиңүче булды. Бәйгегә Татарстан районнарыннан 900дән артык иҗади эш килгән. Алар арасыннан 27 җиңүче сайлап алынган, иң-иңнәрне Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында бүләкләделәр.

             Роберт Миңнуллин исемендәге  I Республика күләмендә "Шигърияткә сәяхәт" бәйгесендә, "Роберт Миңнуллин шигырьләрен сәнгатьле уку һәм җырларын башкару" номинациясендә  Зөләйха Нәбиева 1 урын, Ләйлә Мөхәммәтдинова "Шигърияткә адымнар" номинациясендә 3 урынга , "Синең Сөнең" дигән үзе иҗат иткән шигыре белән Алия Миргаязова 3 урынга, "Роберт Миңнуллин шигырьләренә иллюстрация"  номинациясендә  Айзилә Нургалиева 1 урынга лаек булды, дип хәбәр итте балаларны конкурска әзерләүе педагогларның берсе Альбина Хөсәенова. 

              Районыбызның сәнгать сөюче укучыларын уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев