Җитезлеге, өлгерлеге белән таң калдыра
«Актаныш таңнары» газетасы корреспонденты, профессиональ журналист Рузилә Хәсәнова бүген, 30 ноябрьдә 50 яшьлек юбилеен каршылый.
Рузилә Рифкать кызы 1974 елның 30 ноябрендә Иске Сәфәр авылында туган. Хәзерге вакытта Актанышта яши, хезмәт юлы тынгысыз иҗат белән бәйле. Туган авылы Иске Сәфәр урта мәктәбендә укыганда ук хәбәрчелек эше белән мавыгып үскән ул.
Беренче язмалары газета битләрендә дөнья күрә башлаганда Рузиләбез алтынчы сыйныфта укыган. Бу омтылыш аңа алга таба каләм тибрәтергә этәргеч бирә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Инсия Хаҗиеваның киңәше белән язуга ныграк тартыла. Математика кебек төгәл фәннәрне яхшы үзләштерүгә карамастан, кыз, мәктәпне тәмамлагач, гуманитар өлкәне сайлый. 1992 елда журналист буласы килү теләге аны Казан дәүләт университетына алып килә. КДУның журналистика, социология һәм психология факультетында югары белем үзләштерә. Район газетасында Рузилә Зиннурова белән имзаланган язмалары даими басыла. Чөнки ул җәйге ял вакытларында мөхәррияттә гамәли күнекмәләр үтә. Биредә үз кешегә әйләнеп, осталыгын чарлады. Башкалада күренекле, тәҗрибәле журналистлардан сабак алуы иҗатына бәрәкәтле йогынты ясый.
Казанда укыганда үзен мәгариф өлкәсендә дә сынап карый. 83 нче лицейда татар теле фәненнән укыта. Ләкин басма матбугатны, сайлаган һөнәрен өстен күреп, журналистика белән ныграк кызыксына. Н и һ а я т ь, 1 9 9 7 е л н ы ң 1 июлендә яшь белгеч Рузилә Рифкать кызы Актанышка эшкә кайтты. Корреспондент итеп алынган яшь белгечкә озак вакытлы ялга чыгучы урынына җаваплы сәркатип вазыйфасы да йөкләнде. 10 ел дәвамында ике эшне бергә башкарып, каләмен чарлады.
2008 елдан бүгенгәчә корреспондент булып хезмәт куя. «Актаныш таңнары» газетасы мөхәрриятендә эшли башлавына — 27 ел. Өч дистәгә якын вакыт эчендә ул кайларда гына булмагандыр!? Кемнәр белән генә аралашмагандыр!? Никадәр чараны яктыртты икән — моның исәбенә һич кенә дә чыгарлык түгел. Рузилә Рифкать кызына кыюлык, тәвәккәллек, җитезлек хас. Үз көчен барлык өлкәдә сынап карый, төрле темага иҗат итә. Шуңа Хәсәнова фамилиясе районда күпләргә таныш. Төрле иҗади бәйгеләрдә к а т н а ш ы п, җи ң ү я у л ы й.
Республикада уза торган иҗади бәйгеләрдә алган призлы урыннары шактый. Узган ел «Бәллүр каләм» иясе булды, республика журналистларының иң дәрәҗәле бәйгесендә җиңде. Хезмәтен югары бәяләп бирелгән бүләкләре шактый. Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашканы өчен күкрәк билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Рәхмәт хаты, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мактау кәгазе, ТР Журналистлар берлегенең Мактау дипломы, район башлыгының, ТР Мәгаиф һәм фән министрлыгының, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Үз һөнәренең остасы булып, рәсеме Мактау тактасында торды. Район башлыгының Мактау кәгазе, ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте, ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе — Рузилә Хәсәнованың озак еллар матбугат өлкәсендә куйган тырыш, фидакарь хезмәтенә бик зур бәя. 2 0 0 4 е л д а н Т а т а р с т а н Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы.
Рузилә Хәсәнова — кадерле тормыш иптәше, бәхетле ана, яраткан дәү әни. Олы кызы Таңсылу һәм кияүләре Алмаз аларны онык белән сөендерделәр. 2,2 яшьлек Ранэль — әбекәй, бабыкай янында кадерле кунак. Яр Чаллыдан кайтуларын атна саен диярлек сагынып көтеп алалар. Улы Камил дә гаиләле. Тормыш иптәше Яна белән Әлмәттә яшиләр. Таңсылу да, Камил дә читтән торып югары белем үзләштерәләр, укытучы һәм нефтьче белгечлеген көллияттә алып, укуларын шул юнәлештә дәвам итәләр. Актанышта Рузилә һәм Радик Хәсәновлар гаиләсен тулыландырып туган төпчекләре Раяз Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 7б сыйныфында укый.
Әлеге ачык йөзле гаиләдән кеше өзелми. Туганнарына да, дусларына да һәрчак ачык алар. Кем килсә дә, якты йөз белән каршы алып, кунак итеп озатып калалар. Кирәк вакытта ярдәм кулын сузалар. Хөрмәтле Рузилә Рифкать кызы! Сезне туган көнегез — олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә иң мөһиме — ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. Киләчәк тормышыгыз шатлык-сөенечләргә бай, өстәлләрегез мул, бәхетегез түгәрәк булсын. «Актаныш-информ» коллективы.
Хөрмәтле Рузилә Рифкать кызы!
Сезне чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезне туган көнегез — олуг юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә иң мөһиме — ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар телибез. Киләчәк тормышыгыз шатлык-сөенечләргә бай, өстәлләрегез мул, бәхетегез түгәрәк булсын.
«Актаныш-информ» коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев