Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Иртәгә балалар мәктәпкә барамы, юкмы- Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәре

Һава температурасының кискен түбәнәюе сәбәпле мәктәпләрдә дәресләр вакытлыча кичектерелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Һава температурасы -25 градус һәм аннан түбәнрәк булганда, укучыларны мәктәп автобусларында йөртмәү сорала.

Авыл җирлекләрендә 23 градус салкын булганда (шәһәрдә — 25) башлангыч сыйныф укучылары мәктәпкә бармаячак. 5-9 сыйныф укучылары өчен шәһәрдә — 27, авылда -25 градус салкын булса дәресләр булмаячак. 10-11 сыйныфлар авылда – 30, шәһәрдә 32 градус салкын булганда укымаячак.

Физкультура дәресләренә дә һава торышы үзгәрү йогынты ясый. Башлангыч сыйныфлар өчен физуультура дәресен һава температурасы -3 градустан түбән булмаганда һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаганда гына урамда үткәрергә рөхсәт ителә. Югары сыйныфлар исә һава температурасы -10 градустан түбән булмаса саф һавада шөныльләнә ала.

Мәктәп директорлары гадәттән тыш салкыннар вакытында уку-укыту биналарындагы җылылыкны ныклы контрольгә алырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев