Актаныш

Актаныш районы

16+
Сез сораган идегез

Тормыш китабыгызның яңа бите ачыла: 12-18 сентябрьгә йолдызнамә

Әгәр дә сезнең үз илегезне төзергә мөмкинлегегез булса, бу илдә бернинди дә кануннар һәм тыюлар булмас иде.

 

 

Кучкар (21 март – 20 апрель)

“Юк” дип әйтергә өйрәнегез. Бу сүз сездән начар кеше ясамый, бары тик шәхси чикләрне билгеләргә генә булыша. Ярдәм итү, әлбәттә, яхшы, ләкин ул ярдәм сезгә зыян китермәгән очракта гына.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Нерв кылларында уйнарга теләүче “музыкантлар” тирә-юнегездә бихисап булса да, “көй” килеп чыкмас. Чөнки сезнең сабырлык һәйкәлгә тиң һәм бу тынычлыкны беркем дә боза алмас.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Иртәне ничек башлыйсың, көн дә шулай уза. Шуңа күрә иртәләрегезне телефонсыз, тәмле чәй яисә кофе эчеп, табигать белән сокланып үткәрергә тырышыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Якын арада сезгә бик зур йөк күтәрергә һәм елата торган хәбәр ишетергә туры килү ихтималы бар: авыр йөк ул – акча тулы сумка, елата торган хәбәр – чынга ашкан хыялыгыз.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Эшләп карау, эшләмәүгә караганда, йөз тапкыр уңышлырак. Уңыш үзен көттереп килә ала, аңа бара торган юл да җиңелләрдән түгел. Икенче, өченче мәртәбәдән булмаса да, нәтиҗәдә сезнең барысы да килеп чыгачак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Тормыш китабыгызның яңа бите ачыла. Арттагы “биттә” барлык үпкәләрне, эшли алмаган эшләрне, күңелсез вакыйгаларны калдырыгыз. Бу бит матур төсле, бизәкле һәм бик кызыклы булырга тора.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Ялганлау һәрвакытта начар адыммы? Бу көннәрдә нәкъ менә шул сорау күңелегезне борчыр. Сайлау алдында калырсыз: дөресен әйтергәме яисә ялганларгамы?

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

“Башта эшлим, аннан уйлыйм” девизы астында яшәүче Чаяннарга йолдызлар әлеге гыйбарәләрдәге сүзләрне алыштырырга киңәш итә. Иртәме соңмы болай эшләү үзегезгә кире чыгарга мөмкин.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Эш сорауларында да, шәхси тормышта да кызу итеп мөнәсәбәтләрне ачыклау башланырга мөмкин. Вакыйгалар өереме сезне нык басып торган урыныгыздан селкетү ихтималы бар. Бирешмәгез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Яңгыр ява башласа яисә томан төшсә, кеше нишли? Әлбәттә, коры, ачык җиргә юнәлә, ә яңгыр, томан шул ук урынында кала. Тормышта да шулай: сезне үпкәләткән җирдә озак торырга кирәкми.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Әгәр дә сезнең үз илегезне төзергә мөмкинлегегез булса, бу илдә бернинди дә кануннар һәм тыюлар булмас иде. Ирек яратуыгыз сезнең көчле сыйфатыгыз, ләкин ул һәрвакытта сезнең яклы гына уйнамый.

Балык (19 февраль – 20 март)

Киләсе көннәрдә сезнең алда бернинди дә каршылыклар да булмаячак диярлек. Ләкин бу тынычланырга сәбәп түгел, көтелмәгән вакыйгалар сезне сагалап кына тора. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев