Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Үзегезне баштанаяк күздән кичерегез: 14-21 декабрьгә йолдызнамә

Сез әйләнә-тирәдәгеләр белән сөйләшүдән элек белергә кирәк булган бик күп нәрсәләрне белә аласыз. Бу әңгәмәләрдән читләшмәгез.

 

 

  • Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сезнең юлыгызда бер каршылык та булмаячак. Тик менә үз юлыгыздан барасызмы икән? Үзегезгә шул сорауны биреп карагыз әле?!

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Сез, сыналган эш ысулы сынатмас, дип уйлап ялгышасыз. Нәкъ менә шулай уйлау усал шаяртырга мөмкин. Төзәтмәләр кертегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Әйләнә-тирәдәгеләрнең хисләрен кайгыртырга кирәк түгел. Үзләре өчен үзләренең башы авыртсын. Сез вакыйгаларга йогынты ясый алу сәләтегезне кире кайтарыгыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Шау-шулы вакыйгалардан ераграк йөрергә тырышыгыз. Тормышыгызның гүзәл этабы башланырга тора – шуңа әзерләнегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Атна шактый тынычсыз булырга мөмкин, әмма нәтиҗәсе тырышлыгыгызны аклар. Иң мөһиме – үзегезгә эшем барып чыкмас, дип уйларга рөхсәт итмәгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Кемнеңдер түземсезлеге аркасында башбаштаклык эшләп ташламагыз, чөнки ул һәлакәткә тиң булачак. 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Телефон аша һәм күзгә-күз җитди сөйләшүләрне атнаның беренче яртысында алып бару яхшырак. Атна ахырында башка мәшәкатьләрегез дә колактан ашачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезнең энергиягез күп, ә менә сез үзегезгә бурычны тормышка ашмаслык итеп куярга яратасыз. Нигә юкка газапланырга, җиңелрәк эшкә тотыныгыз. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Импровизациягә сәләтегез ачылыр. Нәрсә әйтергә кирәклеге турында никадәр азрак уйласагыз, шулкадәр яхшырак булачак.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Кеше арасына чыкканчы, үзегезне баштанаяк күздән кичерегез. Таркаулыгыгыз аркасында өегездән чүәктән чыгып китүегез бар.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Сезгә аралашу вакытын юк дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Бигрәк тә бу туганнарга кагыла. Югыйсә, сезнең алар белән талашып китүегез ихтимал.

Балык (19 февраль – 20 март)

Сез әйләнә-тирәдәгеләр белән сөйләшүдән элек белергә кирәк булган бик күп нәрсәләрне белә аласыз. Бу әңгәмәләрдән читләшмәгез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев