Бүгенге көн бик кадерле миңа
Бүгенге көн бик кадерле миңа, Үз йортым бар кайтып керергә.
Ишегемне ачып керү белән,
Өстәлем бар икмәк телергә.
Йөрәгемдә булган назларымны,
Кадерлем бар бүлеп бирергә.
Табын тулы тәмле-тәмле ризык,
Өем нурлы, күңлем ихластан.
Күршеләрем керә хәл сорашып,
Балалар белән тулы ихатам.
Бу бәхетле миңа биргән өчен,
Рәхмәтлемен сиңа мин, Аллам!
Бәхет өчен миңа күп кирәкми,
Кирәк бары гаиләм ныклыгы.
Мөхәббәтле, нык гаиләдә,
Балалар да үсә тәүфыйклы.
Шул бәхеттән мине мәхрүм итмә,
Бир син, Аллам, ныклы саулыкны!
Гөлсем Нәбиуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев