Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Шигъри гөлләмәләр

Илһамлы иҗат

Мөхәрриятебездәге «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат берләшмәсе яңа иҗатчы белән тулыланганын язган идек. Бүген исә Алсу Галиеваның шигъри гөлләмәләре белән бергәләп танышыйк.

МИН ЯРАТАМ ТОРМЫШ АГЫШЫН
Мин яратам тормыш агышын,
Алтын көзнең сары сагышын,
Усал кышның салкын кичләрен,
Шаулап килгән язның хисләрен.
Мин яратам тормыш агышын,
Дивардагы сәгать тавышын,
Сандугачлы җәйнең төннәрен,
Сөйгәнемнең серле күзләрен.
Мин яратам тормыш агышын,
Челтерәп аккан чишмә тавышын,
Бакаларның тынмас җырларын,
Җылы җилнең чәчем сыйпавын.
Мин яратам тормыш агышын...

ХЕЗМӘТ ‒ БӘХЕТ
Хезмәт итү ‒ бәхет бит ул,
Аяк-кулларым исән.
Шөкер итеп Аллаһыма,
Яңа көннәргә керәм.

Язда утырткан орлыклар
Җәй буена үсәләр.
Көздә җыелган уңышлар
Ел дәвамы җитәләр.

Җиңел була авыр эш тә,
Күңелең тартып торса.
Тынычлык килер илемә,
Изге теләктә булсак.

***
Барчабыз да бертигез без,
Өлгесе бер яралткан.
Җир шарында туганнарны
Ходай шулай яраткан.

Буй җитмәслек аралардан
Ява, ява ак карлар,
Болыттан аерылганда
Алар да бер булганнар.

Кирәк микән чагыштыру?
Фәлсәфәсе калыпта!
Кешелекне таптау бара
Томаналык чорында.

***
Йөзләремдә елмаюмы?
Әллә мин яшәмәгән?
Тормышның ачы-төчесен
Сез әйтәсез, күрмәгән?

Кемнең тормышын кем белә?
Барыбыз да — табышмак!
Бәлки шуңадыр мин көләм?!
Туып, яңадан, кабат!

Җаным әрнегән чакларда,
Куңелләрем кителеп,
Сезнең каршыга мин чыгам
Күз яшьләремне сөртеп.

Уйламагыз бу тиле дип,
Юктан күз яше түгә.
Адәм баласы күргәнне
Бер Аллаh кына белә.

Төртеп, көлмәгез, ялгышып,
Кимсетелгән җаннардан.
Дөнья түгәрәк икәнен
Онытмагыз беркайчан!

Кышкы вальсны күзәтәмен:
Бер сихерле биюдә
Кар бөртекләре әйләнә
Суык бабай көенә.

Бию көе салмак кына,
Әй әйләнә ак карлар,
Кушылырга бу биюгә
Кызыгып тора парлар.

Насыйп булсын янәшәдә
Үткәрергә гомерләр,
Кышкы вальсны иртәгә дә
Сөелгәннәр күрсеннәр.

Каләмдәшебезнең шигырьләре фәлсәфи мәгънәле һәм тормышчан эчтәлекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт