Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне

12 май - Россиядә шәфкать туташлары көне буларак билгеләп үтелә.

Актаныш радиосының иртәнге туры эфир кунаклары район үзәк хастаханәсенең шәфкать туташлары булдылар. Бәйрәм уңаеннан эфирда һөнәрнең әһәмияте, медицина хезмәтенең җаваплылыгы һәм кешеләр сәламәтлеге хакында җылы әңгәмә яңгырады.

Алны-ялны белмичә, көнне-төнгә ялгап һәрберсе үз эш урынында тырышып эшләүче ак халатлы шәфкать туташларын профессиональ бәйрәмнәре белен без дэ котлыйбыз.
Шәфкать туташлары табибларның уң куллары буларак кешелэрнен сәламәтлеген саклауга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап, үз профессияләренә тугры калып, ак халатларына тап төшермичә хезмәт куючы шәфкать ияләренә гаиләләрендә иминлек, үзләренә дә нык сәламәтлек, сабырлык һәм эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев