Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Иске Богады авылында яшәүче Тәхия Әзһәм кызы Шәйгәрдәнова үзенең 96 яшьлек туган көнен каршы алды

Иске Богады авылында яшәүче Тәхия Әзһәм кызы Шәйгәрдәнова үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Аның гомер юлы — озын һәм мәгънәле тормыш, тырыш хезмәт еллары, актив яшәү рәвеше, гаиләгә һәм туган якка булган ихлас мәхәббәт үрнәге.

 

 

Әлеге истәлекле дата уңаеннан Тәхия Әзһәм кызы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зариповның котлауларын кабул итеп алды.

Тәхия Әзһәм кызы авылдашлары арасында һәрвакыт лаеклы ихтирам һәм хөрмәт казанган шәхес. Аның тормыш юлы — сабырлык, хезмәт сөючәнлек, рухи ныклык һәм туган җиргә тугрылык символы. Олы яшькә җитсә дә, ул тормышка зирәк карашы, эчке көч-куәте белән тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып кала. Һәр узган елы — киләчәк буыннарга тапшырырлык бай тормыш тәҗрибәсе.

Тәхия Әзһәм кызына чын күңелдән нык сәламәтлек, якыннарының җылысын һәм кайгыртуын тоеп, озын, тыныч һәм бәхетле гомер телибез. Гомер көзенең һәр көне күңел тынычлыгы һәм шатлык-сөенечләр белән тулып торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев