Мари Суыксуы авылында яшәүче Рафаэль Айбашевка 95 яшь!
Мари Суыксуы авылында яшәүче Рафаэль Исәмәт улы Айбашев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Мари Суыксуы авылында яшәүче Рафаэль Исәмәт улы Айбашев үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярның бөтен тормышы авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән, аңа ул үзенең бар көчен һәм сәламәтлеген багышлаган.
Рафаэль абый тормыш иптәше белән бергәләп балаларын үстергән һәм тәрбияләгән олы йөрәкле әти, хәзер бай тормыш тәҗрибәсен оныклары Һәм оныкчыклары белән бүлешеп яшәүче бабыкай, карт әтәй.
Юбилярны котларга Актаныш район Советы Аппараты җитәкчесе Илшат Вахитов килгән иде. Ул Рафаэль Исәмәт улына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, шулай ук Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповның котлауларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Рафаэль абзыйга чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, яраткан гаиләсе янәшәсендә, күңел җылысы һәм шатлыкларга тиенеп яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев