Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Райондашыбызга 90 яшь!

Бүген, 29 августта Усы авылында яшәүче Лена Вәлиевага 90 яшь тулды. Лена Хаҗи кызын зур юбилее белән Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова котларга килде.

Дилбәр Миркасыйм кызы Лена Вәлиевага Россия президентының һәм Актаныш районы башлыгының котлауларын җиткерде, күчтәнәчләр тапшырды. 

Усы авыл җирлеге башлыгы Зиннәт Әхмәев та авылдашын матур бәйрәме белән тәбрикләде.

Без дә үз чиратыбызда озакяшәр райондашыбызны котлыйбыз. 

Хөрмәтле Лена Хаҗиевна!

Сезгә сәламәтлек, тән сихәте, күңел тынычлыгы, туар таңнарыгыз аяз, шатлык-куанычлар белән тулы булуын телибез.


Еллар тыныч, юллар озын булсын,

Кояш сипсен бетмәс җылысын.

Сәламәтлек, шатлык-куанычның

Ходай бирсен Сезгә зурысын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев