Актаныш

Актаныш районы

16+
Бергәләп сөеник

Шәрипҗановлар печәндә: Җәйнең кадерен беләсегез килсә, эшләп үткәрегез!

Җәй- авылда хезмәт белән ялны берләштергән иң күңелле вакыт. Шәһәрдә яшәүчеләр нәкъ тә җәй көннәрендә туган якларына кайта, җиләк җыя, бәрәңге чүбен утый, күмә. Әле арада малларга печән чабып, киптереп, лапас түбәләренә тутырып китүчеләр дә бар икән. Мәсәлән, Казанны яулаган артист-эшмәкәрләр Шәрипҗановлар.

Илсур Шәрипҗановны белмәгән-күрмәгән, танымаган кеше юктыр. Актаныш районының Чалманарат авылында туып-үскән сүзгә, җырга оста Илсур хатыны Гөлназ белән бик матур концертлар куя, танылган алып баручыларны туйлар, юбилейларда да еш очратабыз. Илсурның энесе Нәсим дә төшеп калганнардан түгел, тыелганграмдагы аккаунтында Казандагы бизнес-яңалыклары белән еш уртаклаша. Менә шул асыл егетләребезнең бүген авылда әниләренә булышып, печән эшләп ятышлары. Баш мөхәрриребез Айнур Гыймадиев егетләрнең печән алып кайткан мизгелләрен видеога төшереп алган.

- Җәй ул урак өсте, иң эшли торган вакыт: печән, җиләк, пиннек- барысында җыясың. Җәйнең кадерен беләсегез килсә, эшләп үткәрегез. Җәегез дә озаграк булыр, матур җәйләр теләп калам!-ди печән кертү белән мәшгуль Илсур. https://vk.com/wall-31077111_69824 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев