Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Аҗаган 2.0: Кадет мәктәбендә республикакүләм хәрби-патриотик уеннар уза (фотолар)

Бүген Актанышның кадет мәктәбендә республикабызның 8 районыннан килгән укучылар «Аҗаган 2.0» хәрби- патриотик уеннарда көчләрен сыный. Зона этабында җиңүчеләр май ахырында республика ярышларына чакыру алачак.

Бөтенроссия хәрби-патриотик уеннар илебезнең барлык регионнарында да уза.

Быел  Татарстан буенча үткәрелә торган бәйгенең зона этабын төп оештыручылар- Актаныш муниципаль районы, балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләти оешмасы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Юнармия» хәрби-патриотик хәрәкәте, «Патриот» спорт-патриот хәрби чакырылышка әзерләү үзәге.  

Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев районыбызга ярышларга килгән уенчыларны сәламләп изге теләкләрен җиткерде. Илшат Илфат улы ярышларның баш судьясы Константин Барановка район башлыгы Ленар Зариповның рәхмәт хатын тапшырды. 

Хәрби-уеннарында катнашучыларны Татарстан буенча "Алдынгылар хәрәкәте"нең  хәрби-патриотик юнәлеш җитәкчесе, "Аҗаган 2.0" уеннарының Татарстандагы кооординаторы Камилла Прахова, Актаныш районы хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов котлап уңышлар теләде.

2024 елда "Аҗаган 2.0" уеннарында 12 500 кеше катнашкан, бу Татарстан буенча 775 отряд дигән сүз.

Бүгенге ярышларга Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск, Чаллы, Тукай, Алабуга районнарыннан икешәр отряд килде.

Кечкенәләр төркеме дә, зурларныкы да 11 төрле бәйгедә көчләрен сыный.

Кечкенәләр төркемендәгеләр 1000, зурлар 2000 метрга йөгерә.

Стройда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, каршылыклар полосасын узу, АК-74 автоматын сүтеп-җыю, тартылу, җирдән этелү, урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, 30 һәм 60 метрга йөгерүдә һәркем тырышып физик мөмкинлеген, үҗәтлек, җиңүгә омтылышын күрсәтте.

Шулай ук вакытка противогаз, ОЗК кию белән беррәттән укучыларның белемнәре дә тикшерелде, Ватаныбыз тарихына багышланган сорауларга җавап бирделәр. 

Ярышларның баш судьясы Константин Баранов әйтүенә караганда, «Зарница 2.0» хәрби тормышка гашыйк яшьләрне берләштерергә ярдәм итә, биредә сафта йөрү әзерлеге, теоретик һәм практик күнекмәләр бәяләнә.

«Аҗаган 2.0» хәрби-уеннарының ачылу тантанасында «Лачыннар» вокаль ансамбле, кадет мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев