Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның икенче санлы мәктәбе һәм гимназия командалары Кыш бабай призына үтүче волейбол ярышында районыбыз данын яклый

Бүген спорт яратучыларны бергә туплый торган тагын бер бәйге «Иман» спорт сараенда уза. Актаныш, Минзәлә, күрше Башкортстанның Нефтекама, Мөслим, Җәлил төбәкләреннән килгән волейболчылар Кыш бабай призына волейбол ярышында көчләрен сыный.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе әлеге ярышка ике командасын тәкъдим итте. Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат һәм Актанышның икенче санлы мәктәпләре егетләре районыбыз данын яклый.

Остазлары- волейбол буенча тренерлар Ленар Ибнеев һәм Руслан Булатовлар.

- Кыш бабай призына өченче ел рәттән волейбол турниры оештырабыз. Әлеге бәйгедә  2008-2009 елгы мәктәп укучылары катнаша. Җиңүчеләргә спорт мәктәбе ярдәме белән медальләр, кубоклар әзерләдек. Бүләкләрне Кыш бабай үзе тапшырачак, -ди ярышларны оештыручы Ленар Ибнеев.

Каникулдан соң волейболчыларыбыз 1 февральдә узачак Татарстан Республикасы Беренчелеге ярышларына ныклы әзерлек башлаячак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев