Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Актанышның «Лачын»нары «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышында 2 урынны яулады

Актанышның «Лачын» хоккей командасы «Алтын алка» Бөтенроссия яшь хоккейчылар ярышында 2 урынны яулады. Зур уңышларга ирешкән хоккейчыларыбызны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район җитәкчеләре, ата-аналар, остазлар каршылады.

Актанышның "Лачын" хоккей командасы "Алтын алка" Бөтенроссия яшь хоккейчылар турнирында 7 көн буена Россиянең иң көчле командалары белән ярышты. 

Егетләр һәм кызлар Татарстан Республикасы данын яклап бар көчләренә тырыштылар, нәтиҗәдә, иң көчле 16 шәһәр командасы арасында  мактаулы икенче урынны яуладылар. Җиңү белән кайткан команданы һәм аларның остазлары Риф Нурмеевны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов, район җитәкчеләре, ата-аналар, остазлар тантаналы төстә каршылады. Җиңүчеләргә олы рәхмәт сүзләре әйтелде, кайнар котлаулар җиткерелде.

Руслан Усманов фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев