Әлеге ярыш икенче ел рәттән үткәрелә. Анда Актаныш районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашып, үзләренең көчләрен һәм спорт осталыкларын сыный.
Районыбызда спорт үсешенә зур өлеш керткән шәхес- Галимҗан Мансуровның истәлеге менә шундый чаралар аша яшь буын күңелендә саклана. Чаңгы ярышлары яшь спортчыларны берләштереп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да зур өлеш кертә.
Ярышның ачылу тантанасында үзләренең теләкләрен район җитәкчелеге, спорт өлкәсендә зур казанышларга ирешкән өлкәннәребез һәм галимҗан абыйның туганнары катнашты һәм яшь буынга теләкләрен җиткерде.
Нет комментариев