Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Бадминтон буенча Кама аръягы лигасы уеннары

11-12 апрель көннәрендә Актанышта , бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары кысаларында, Кама аръягы лигасы уеннары булып узды. Финалга чыгу өчен Алабуга, Түбән Кама, Актаныш, Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән барлыгы 179 яшь бадминтончы үзара көрәш алып барды. Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар...

11-12 апрель көннәрендә Актанышта , бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары кысаларында, Кама аръягы лигасы уеннары булып узды. Финалга чыгу өчен Алабуга, Түбән Кама, Актаныш, Менделеевск, Мамадыш, Минзәлә, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән барлыгы 179 яшь бадминтончы үзара көрәш алып барды.
Бәйгедә катнашучыларны сәламләп, район башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттәхов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев , Татарстан Бадминтон федерациясе рәисе урынбасары Әскәр Гәрәев чыгыш ясады.
Нәтиҗәләргә килгәндә, җиңүчеләр 3 яшь категориясе буенча, ялгыз, парлы, катнаш уеннарда билгеләнде. Райондашларыбыз түбәндәге төрләрдә призлы урыннарны яуладылар:
парлы уеннарда, 2004 елгы һәм яшьрәкләр арасында:
2 урын - Мартиросян Размик - Имаева Алинә
ялгыз уеннарда , 2002-2003 елгылар арасында (егетләр):
1 урын - Исламов Азамат
2 урын - Шәймурзин Эльвир
парлы уеннарда, 2002-2003 елгылар арасында (егетләр):
1 урын - Исламов Азамат - Шәймурзин Эльвир
катнаш уеннарда, 2002-2003 елгылар арасында:
3 урын - Шәймурзин Эльвир - Маннапова Альбина
ялгыз уеннарда, 2000-2001 елгылар арасында (егетләр):
1 урын - Хакимов Илүс
3 урын - Мофаздалов Рәмзил
ялгыз уеннарда, 2000-2001 елгылар арасында (кызлар):
3 урын - Закирҗанова Гайшә
парлы уеннарда, 2000-2001 елгылар арасында (егетләр):
1 урын - Хакимов Илүс - Мофаздалов Рәмзил
3 урын - Насыров Гадел - Гарифуллин Хәниф
парлы уеннарда, 2000-2001 елгылар арасында (кызлар):
1 урын - Закирҗанова Гайшә - Харисова Алинә
3 урын - Әхметдинова Гөльяр - Хаҗиева Энҗе
катнаш уеннарда, 2000-2001 елгылар арасында:
2 урын - Мофаздалов Рәмзил - Харисова Алинә
3 урын - Хакимов Илүс - Закирҗанова Гайшә
парлы уеннарда, 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында (егетләр):
2 урын - Әхметдинов Ильяр - Исламов Булат
парлы уеннарда, 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында ( (кызлар):
3 урын - Бакирова Гузәл - Сергеева Гузәл
Кама аръягы лигасы уеннарында финалга чыккан райондашларыбыз Актаныш данын
24 - 26 апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә яклаячаклар. Уңышлар аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев