ЧЫГАРЫЛЫШ-2025: «Батыр» спорт мәктәбе укучыларын олы юлга озатты
Бүген үз тарихында беренче тапкыр «Батыр» спорт мәктәбе укучыларын олы юлга озатты.
"Батыр" спорт мәктәбе быел беренче тапкыр чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат тапшыру тантанасын оештырды. «Яшьлек» яшьләр үзәгендә шахмат, көрәш, бадминтон, йөзү, волейбол, футбол сыйныфларын тәмамлаучыларны котладылар.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Актаныш районы данын бөтен республикага спорт, мәдәният юнәлешендә шөгыльләнүчеләр, олимпиада җиңүчеләре танытуын әйтте.
Чыннан да бүгенге чыгарылыш бәйрәмендә зур-зур биеклекләр яулаган чемпион- укучыларыбыз таныклыклар алды, алар арасында Россия, Татарстан, төбәкара бәйгеләр җиңүчеләре шактый иде.
Киләчәктә дә тукталмыйча, югары уку йортларына укырга кергәч тә спорт белән шөгыльләнегез. Яраткан тренерларыгыз, укытучыларыгыз, әти-әниләрегез белән һәрвакыт элемтәдә булыгыз. Сезгә- сәламәт, акыллы, белемле яшьләргә карап сөенергә язсын!- диде Дилбәр Миркасыйм кызы һәм тренерлар составына ничәмә-ничә буын спортчылар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Башкарма комитетның спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов спорт мәктәбендә укуның гадәти мәктәптән аерылмавын ассызыклады. Системалы рәвештә дәрескә йөрү, остазларның әйткәнен төгәл үтәү, ярышларда даими катнашу сорала. Әлбәттә, әти-әнинең тырышлыгы, балага теләктәшлеге дә укучыга ныклы терәк.
-Үзебезнең укучыларның тормышыгын күзәтеп барабыз, спортта тагы да уңышларга ирешегез. Киләчәктә дә спорт язмышыгызны билгеләгәндә ярдәм итсен,- диде Айгиз Хәлил улы.
Җитәкчеләребез һәр юнәлештәге укучыларны котлап, таныклыклар тапшырдылар. Шулай ук тренерлар шәкертләренә теләкләрен әйттеләр. Шахмат буенча остаз Фәһим Галимов әлеге кичәне оештыручыларга рәхмәтен белдерде.
Хакимият, спорт мәктәбе җитәкчелегенең теләктәшлеге хезмәттә яңа үрләргә ирешергә ярдәм итә. Укучысы Россия, Татарстан чемпионы Фирүзә Нәбиеваның уңышларының серен ачты- җиңүгә омтылыш, тренер кушканны төгәл үтәү, әти-әниләренең ярдәме шахматчы кызыбызга яңа юллар ачкан.
Көрәшче Камил Кашапов барлык спорт мәктәбенең быелгы чыгарылыш сыйныфы укучылары исеменнән барлык остазларга, аеруча үзенең тренеры Айгиз Бикмөхәммәтовка ерак авылда яшәүче балаларда көрәшкә мәхәббәт уятуына рәхмәтле.
Безнең Актаныш районында чыгарылыш бәйрәмнәре менә шундый рәхмәтле, җырлы, дәртле күңелле бәйрәм белән башланып китте. Алга таба да укучыларыбызның шатлыклары зур, юллары якты булсын, районыбызда алган белемнәре, осталыклары тагы да артып, туган җиребезнең горурлыгы булып яшәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев