Дүртөйледә Бөтенроссия ат чабышында Чирү аты 3 урын алды
Дүртөйле шәһәрендә җәйге сезон башлануын билгеләп үткән Бөтенроссия ат чабышы уңышлы узды.
Ярышларда Татарстан, Башкортостан һәм башка төбәкләрдән җайдаклар һәм атлар катнашты. Чирү авылыннан Назим Салиховның аты аеруча аерылып торды, ул өченче урынны яулады. Атның җайдагы Назимның улы Рамзан иде.
Салиховлар гаиләсен лаеклы нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев