«Иман» футбол командасы Sauzovo Cup Бөтенроссия футбол турнирында җиңде
Актанышның «Иман» футбол командасы Sauzovo Cup Бөтенроссия футбол турнирында катнашты һәм җиңүләр яулады. Команда белән югары категорияле тренер Рамил Гыйльфанов җитәкчелек итә.
Команда составындагы Әмирянов Әмир, Ренал Солтанов, Ризванов Әнвәр, Миңнәхмәтов Нияз, Вәлиев Альмир, Салихов Раниль, Иманаев Самат, Басыйров Раяз, Ханов Кәрим, Норматов Мансур бик күп ярышларда казанышларга ирештеләр.
Алар- 2015-2024 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге җиңүчеләре, футзал буенча 2014-15-2025 елгы яшүсмерләр арасында ТР Кубогы җиңүчеләре, төбәкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар.
Әле дә өчкөнлек ярышта 2015 елгы егетләр мактаулы 3 урынны алды. Егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да футбол дөньясында матур эзләрегезне калдырырга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев