Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә оештырылган шахмат ярышында Актанышның ике командасы беренче урынны яулады (фоторепортаж)

8-9 апрель көннәрендә районыбызда Татарстанның авыл районнарында шахмат спортын үстерүдә башлап йөргән оста оештыручы, СССРның атказанган спорт мастеры Наил Мөхәммәтҗанов истәлегенә шахмат ярышы узды.

                      Турнирда  Татарстанның ун, Башкортстанның Дүртөйле районыннан бер команда катнашты. Бүген  бүләкләү тантанасында йөзләгән балага медальләр, дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды. Турнирның төп иганәчесе- "БлагоДарение" хәйрия фонды җитәкчесе Фәрит Салихов. Фәрит Муллагали улы белән Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов призлы урынга лаек булган һәр баланың кулларын кысып котладылар.

                    Актаныш районында шахмат спортын үстерүдәге  эшчәнлек бүген үзенең матур нәтиҗәләрен күрсәтә. Системалы дәресләр алып бару, даими район-республикакүләм бәйгеләр үткәрелгәч укучыларыбызның осталыгы елдан-ел камилләшә. ТР Шахмат Федерациясе вице-президенты, Баулы районының Шахмат мәктәбе җитәкчесе Николай Каратаев Актаныш укучыларының соңгы елларда ирешкән уңышлары нәкъ тә шушыңа бәйле дип билгеләп үтте.

               Аерым командаларның уен нәтиҗәләренә килгәндә, Тиз шахматта өлкәннәр арасында I урында Актанышның беренче, II урында Актанышның икенче, III урында Саба командалары. Кечкенәләр арасында  I урында Мамадыш, II урында "Актаныш- юниорлар", III урында Баулы  уенчылары.

             Блиц уеннарда өлкәннәр буенча  I урында Актанышның беренче, II урында Актанышның икенче, III урында Актанышның өченче командалары. Кечкенәләр арасында  I урында Мамадыш, II урында "Актаныш- юниор 1" , III урында Сабаның икенче командалары. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев