Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Туар таңы хәрәкәт, хәрәкәттә бәрәкәт

Һәркем үзенең авылын, үзе эшләгән җирен ярата һәм аның белән һәрдаим кызысынып тора. "Актаныш таңнары"н кулга алган саен, мин аның бер мәкаләсен дә калдырмый укып барам, хәтта белдерүләрен дә. 34 ел мәктәптә тәрбияче булып эшләгәнлектән, мине бигрәк тә мәктәп тормышы, анда булган үзгәрешләр, аларның уңышлы яклары һәм проблемалары кызыксындыра. Бигрәк...

Һәркем үзенең авылын, үзе эшләгән җирен ярата һәм аның белән һәрдаим кызысынып тора. "Актаныш таңнары"н кулга алган саен, мин аның бер мәкаләсен дә калдырмый укып барам, хәтта белдерүләрен дә.

34 ел мәктәптә тәрбияче булып эшләгәнлектән, мине бигрәк тә мәктәп тормышы, анда булган үзгәрешләр, аларның уңышлы яклары һәм проблемалары кызыксындыра. Бигрәк тә Иске Сәфәр мәктәбенең уңышларын газета битләрендә еш күрәсем килә.

Спорт ярышлары турында язсалар, тизрәк үзебезнең мәктәпне карыйм, ничәнче урынны алганнарыннан хәбәрдар булсам да, газета битләрендә чагылдырасым килә.

Чөнки мин Сәфәр мәктәбенең арткы урыннарда булмасына чын күңелемнән ышанам.

Физкультура укытучысы Габдуллин Нарис Тимергади улы мәктәптә укыганда ук көчле спортчы иде. Шуңа күрә ул һөнәрен физкультура укытучысы буларак сайлады һәм ялгышмады. Әлмәт физкультура техникумын тәмамлагач, үзебезнең мәктәпкә физкультура укытучысы буларак эшкә кайтты. Аның тырышлыгын, үз фәнен яратып, янып-көеп йөрүен күреп, коллектив та бик яратты һәм үз итте.

Тулы мәгълумат газетаның Җомга, 25 ноябрь, 2011 93 (9635) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев