ЧИЯ КАЙНАТМАСЫ
Бик тәмле чия кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
11 стакан чия исәбеннән ясыйбыз. Төшен алмыйбыз.
Табакка 1 стакан су салып, кайнатып чыгарырга.
Шуңа 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы салып, кайнатып чыгарырга.
Тагын 1 стакан чия, 1 стакан шикәр комы өстәп, кайнатып чыгарырга, шулай 11 стаканга кадәр җиткерергә.
Соңгысын салгач, 15-20 минут кайнатырга (күбеген җыймыйбыз) һәм плитәнең утын киметеп, 5 стакан шикәр комы, 0,5 чәй кашыгы лимон кислотасы салып, шикәре эреп беткәнче болгатырга.
Банкаларга кайнар килеш тутырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев