Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тузганак балын кайнатуның өч ысулын тәкъдим итәбез

Тузганак балы ашкайнату системасы бозылганда файдалы. Тузганактан ясалган бал витаминнарга һәм башка файдалы матдәләргә бай, шуңа күрә өлкәннәргә дә, балаларга да куллану киңәш ителә. Иң мөһимен истә тотыгыз: кайнатма өчен чәчәкләрне юллардан читтә булган, экологик чиста урыннарда җыярга кирәк. Моннан тыш, чәчәкләрне иртәнге якта, яңгырсыз коры көнне җыю мөһим. Болай иткәндә, файдалы элементлары күбрәк саклана.

Шулай итеп, чиста урыннан яшел өлешен кертми генә 400 данә эре, матур чәчәкләрне җыябыз. 
Салкынча су белән бер кат юып алабыз. 
Чәчәкләрне кәстрүлгә салабыз һәм 1 литр 200 грамм су өстибез. 
2 лимонны иттарткыч аша чыгарабыз һәм чәчәкләргә кушабыз.

 

200 г тузганак чәчәген салкын су белән юарга һәм 1,5 литр кайнар су коярга. Томалап, тәүлек буе төнәтергә. Сөзәргә, төнәтмәгә 2 лимон согы һәм 1,5 кг шикәр комы өстәргә һәм болгата-болгата куерганчы кайнатырга. Ширбәтне җылы килеш банкаларга тутырырга.

 

300 данә тузганак чәчәген җыям һәм яхшылап юам. Ике лимонны иттарткыч аша чыгарам. Тирән савытка 1 литр да 200 гр су, лимон һәм чәчәкләрне салып кайнатырга куям. Кайнап чыккач, ун минут тотам һәм бер тәүлек төнәтәм. Икенче көнне шуңа 2,5 кг шикәр комы салып, 1,5 сәгать кайнатам. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев