«Аҗаган 2.0» уеннары укучыларны хәрби чакырылышка әзерли
Бүген Актаныш районы кадет-интернат мәктәбе базасында «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уеннар уза. Чара «Алдынгылар хәрәкәте» эгидасында үткәрелә.
Кадет-интернат мәктәбе укучылары «Аҗаган 2.0» уеннарында катнашучыларны үзләренең хәрби-патриотик чыгышлары белән сәламләп, яңа уңышларга дәртләндерде.
Аңа кадәр Россия һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады, җитәкчеләр укучыларга үзләренең хәер -фатихаларын җиткерделәр.
Районыбыз мәктәпләреннән килгән аҗаганчыларны район башкарма комитеты җитәкчсенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләп, ярышларга старт бирде:
«Аҗаган 2.0» уенының муниципаль этабы— республика этабына әзерлекнең мөһим бер өлеше. Хәрби-патриотик уеннар сезне киләчәккә әзерләүдә зур роль уйный: алар хәрби хезмәткә чакырылыш комиссиясенә әзерлек өчен дә, һөнәр сайлауда да, илебезне сәламәт һәм белемле яшьләр белән ныгытуда да әһәмияте зур.
Үзегезнең көчегезне, белемегезне сынагыз, сәламәтлегегезне ныгытыгыз. Бер-берегез белән дус-тату аралашып, уеннарны матур итеп уздыруыгызны телим.
Егетләр, кызлар, сез — безнең киләчәк. Нәкъ менә сез илебезне саклаучылар, тынычлыгыбызны тәэмин итүчеләр һәм аның байлыкларын киләсе буынга тапшыручылар булачаксыз. Шуңа күрә сез илебезне дә, үзегезне дә сакларга һәм якларга тиеш.
Бүген сез үзегезне җиңеп, эчке халәтегезне җиңеп, бу ярышларга килгәнсез. Сезне әзерләгән укытучы апа-абыйларыгызга да зур рәхмәт белдерәсем килә. Алар, ата-аналар белән берлектә, сезнең вакытыгызны файдалы һәм мәгънәле итеп уздыру өчен зур көч куя. Сезне шушы ярышларга әзерләп алып килгәннәре өчен аларга чын күңелдән рәхмәт!
Барыгызга да уңышлар телим!
Укучыларга шулай ук бәйрәм теләкләрен башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгиз Мәгъдәнов та әйтте.
«Алдынгылар хәрәкәте»нең Актаныш районы буенча җитәкчесе Рәмис Хәсәнов «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уеннарын оештыруда икенче ел рәттән катнаша. Узган ел бәйгегә ун команда килсә, быел катнашучылар саны арткан, уеннарның хөкемдарлары унбиш команданың чыгышын бәяләячәк.
15 команда 150 баланы берләштерә. Катнашучылар арасында башлангыч сыйныф укучыларыннан алып техникум студентларына кадәр бар. Техникум укучылары аерым категория буларак карала һәм турыдан-туры зона этабына үтә. Ә инде бүгенге ярышларда беренче урын алган өч команда (кече, урта һәм өлкән төркемнәр) шулай ук зона этабына юллама алачак. Ул традицион рәвештә Алабуга шәһәрендә үтә.
Ярышлар берничә этаптан тора. Кече төркем өчен өч төрле сынау каралган: стройда йөрү әзерлеге, медицина нигезләре һәм «Ватан тарихын белү» буенча биремнәр. Урта һәм өлкән төркемнәр өчен әлеге этапларга өстәп, автоматны сүтеп-җыю, РХБЗ- радиацион, химик һәм биологик саклану нигезләре- кешене һәм тирә-як мохитне куркыныч факторлардан саклауга юнәлтелгән чаралар системасын белүләретикшерелә, турникта тартылу, 30 һәм 60 метрга йөгерү кебек сынаулар да кертелгән.
«Аҗаган 2.0» — яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, командада эшләү күнекмәләрен үстерү һәм физик әзерлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев