Актаныш укучылары Биләрдә «Беренчеләр хәрәкәте» сменасында ял итә
2026 елның 27 июненнән 3 июленә кадәр Актаныш районыннан 9 укучы тарихи Биләр төбәгендә «Беренчеләр хәрәкәте»нең истәлекле сменасында катнашты.
Бу атна алар өчен якты тәэсирләр генә түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлек белән дә истә калды.
Безнең катнашучылар әһәмиятле һәм актуаль проект — Актаныш районы территориясен чистарту буенча инициатива эшчәнлеген күрсәттеләр.
Районыбызны тагы да чистарак һәм матуррак итәргә ярдәм итәчәк план төзеделәр, ан яклап чыгыш ясадылар, бәхәсләштеләр, фикерләрен исбатладылар.
Әлбәттә, смена барышында бик күңелле ял да иттеләр. Укучылар төрле чараларда- мавыктыргыч спорт ярышларыннан алып, кызыклы иҗат мастер-классларда актив катнаштылар.
Мондый мөмкинлекләр өчен «Беренчеләр хәрәкәте»нә зур рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев