Гаилә бәхете — ил бәхете
Актаныш авылының мәдәният һәм ял паркында «ФОРПОСТ» оешмасы хезмәткәрләре «Яшьлек» белгечләре белән берлектә Гаилә, мәхәббәт һәм бәхет көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырды.
Яшь гаиләләр балалары белән күңелле конкурсларда, мавыктыргыч флешмобта һәм бәйрәм программасында бик теләп катнаштылар.
Иң актив катнашучылар һәм бәйрәмнең кечкенә кунаклары татлы бүләкләр алдылар, ә чара теләүчеләр белән уртак истәлеккә фото төшерү белән тәмамланды.
Һәр гаиләгә катнашуыгыз, ихлас хисләрегез һәм матур кәефегез өчен рәхмәт әйтәбез! һәр йортта мәхәббәт, үзара аңлашу, бәхет һәм иминлек хөкем сөрсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев