Яшь гаиләләр — район игътибарында
«Яшьлек» яшьләр үзәгендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район җитәкчелеге белән берлектә районда яшәүче яшь гаиләләр белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры ярдәмчесе Аида Данилова да катнашты.

Очрашу җылы һәм ачык мохитта узды.
Чараның иң күңелле һәм тантаналы мизгелләренең берсе — районда яшәп, үзебезнең җирлектә хезмәт куючы һәм җәмәгать тормышында актив катнашучы яшьләргә бүләкләр, шулай ук Рәхмәт хатлары тапшыру булды.
Бу очрашуда яшь гаиләләр өчен актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм районның киләчәге турында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев